Алинә Хөсәенова Башкортстанның ике югары уку йорты студентлары белән очрашты

28 апрель көнне ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова М. Акмулла исем. БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары белән, 29 апрельдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы студентлары белән очрашты.
Очрашулар вакытында студентлар һәм мөгаллимнәр Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең фәнни эшчәнлеге белән таныштылар, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе аспирантурасы турында мәгълүмат алдылар.