Татарстанның Идел Алды татарлары нинди йортларда яши?

Татарстанның Идел Алды татарлары нинди йортларда яши? 20.05.2025

2025 елның 10 маеннан 18 маена кадәр «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәнгать белеме докторы, ТӘһСИ Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова Зеленодольск (Норлат, Карашәм, Татар Әҗиле, Бәчек, Түбән Урысбага, Олы Ачасыр, Кече Шырдан, Мулла Иле, Мамадыш-Әкил , Татар Танае), Кайбыч (Кошман, Имәле башы, Олы Урсак, Чүкри Алан, Имәнле Бортас, Борындык, Мөрәле, Кече Кайбыч, Бәрлебаш, Морза Бәрлебаш, Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч), Буа (Буа , Иске Суыксу, Карлы, Татар Буасы, Күл Черкене, Черки-Кильдураз, Бәбки-Черки, Килдураз, Казма-Черки, Өчмунча-Черки, Күзби, Адав-Толымбай, Кайбыч, Норлат, Исәк) районнарының 37 торак пунктында фәнни тикшеренүләр үткәрде.

Экспедиция барышында сәнгати бизәлешнең традицион үзенчәлекләре сакланган типик йортлар, шулай ук заманча йортлар теркәлгән, агачтан уеп ясаучыларның исемнәре ачыкланган.

Рауза Солтанова Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы мәктәбе музеенда, Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханәдә, Татар Танае авылы музеенда, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Галия Кайбицкая музеенда булды.


Возврат к списку