Яңалыклар

«Дастаннар елы» башланды
11.01.2023
      Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Дастаннар елы башлануга багышланган матбугат конференциясе узды, анда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов катнашты.
Милли-мәдәни мирасыбыз турында
10.01.2023
      ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова 9 гыйнварда «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруының быелгы беренче чыгарылышында катнашты.
«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы 4 нче саны дөнья күрде
09.01.2023
      «Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы 4 нче саны дөнья күрде. Анда, гадәттәгечә, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре, шулай ук республика, башка төбәк учреждениеләре галимнәренең төрки тел белеме, әдәбияты, сәнгатенең актуаль проблемалары буенча фәнни мәкаләләр урын алды.
Яңа ел белән!
30.12.2022
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!
ТӘҺСИнең яңа басмасы: «Татар фольклоры» библиографик күрсәткече
27.12.2022
      ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татар фольклоры» библиографик күрсәткече 1612 – 2022 елларда дөнъя күргән фәнни тикшеренүләр, фольклор материаллары җыентыклары һәм башка шундый хезмәтләр исемлеген үз эченә ала.
ТӘҺСИдә  традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар
19.12.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2022 елның 16 декабрендә «Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» дип аталган I Халыкара конференция узды. Чара Сәнгать белеме үзәге тарафыннан халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм...
Тәрҗемә мәсьәләләре  буенча семинар
16.12.2022
     15 декабрьдә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре республика муниципаль берәмлекләренең норматив-хокукый документлар һәм рәсми визуаль мәгълүматны тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләре өчен онлайн-семинар уздырды.
Туган телләрне укыту мәсьәләләре буенча вебинар
16.12.2022
     Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Гыйниятуллина 2022 елның 15 декабрендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләр институты тарафыннан үткәрелгән...
ТӘҺСИ галимнәре В.А. Богородицкийның фәнни мирасына багышланган конференциядә катнаштылар
15.12.2022
     ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Ф.К. Сәгъдиева, Ә.К. Булатова һәм А.Ә.Бәдретдинованың «В.А.Богородицкийның фәнни мирасы һәм Казан лингвистика мәктәбен өйрәнүнең заманча векторы» дип аталган халыкара фәнни конференциядәге чыгышлары катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Рәссамнар белән очрашу
15.12.2022
     Киләсе 2023 елда танылган якташыбыз, бөек опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан 13 декабрь көнне А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин исем. музейда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова инициативасы белән Татарстан Республикасы...
«Татар гыйлеме» IV Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады
10.12.2022
     Чара 9 декабрь көнне Язма мирас үзәгендә дәвам итте. Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Мирасханә буенча оештырылган экскурсия барышында археография һәм чыганакчылыкның фәндәге урыны турында сөйләде, биредә сакланучы язма фондлар белән җентекләп таныштырды.
Мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча конкурс җиңүчеләре билгеле булды
08.12.2022
      Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар телендәге мәгълүмати күрсәткечләрдә хаталарны ачыклау буенча бәйгегә йомгак ясау тантанасында катнашты.

Pages: Prev. 1 ... 37 38 39 40 41 ... 69 Next