Айгөл Салихова – Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты

Дамир Сираҗиев исемендәге премия 1999 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды тарафыннан бирелә. Айгөл Салихова әлеге дәрәҗәле бүләккә күп еллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!