Татар теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл
04.04.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Россия ислам институты татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы тарафыннан «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына ел саен үткәрелә торган түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар.
Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова хәзерге туган тел (татар теле) дәреслекләрендә лексик темаларның үзенчәлеге белән таныштырды. Бүлекнең әйдәп баручы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллинаның чыгышы, туган телдәге (татар) әдәбиятны укытуның яңа УМКларына нигезләнеп, укучыларда этномәдәни компетенцияләр формалаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.