Заман театрында – сәнгать синтезы

Заман театрында – сәнгать синтезы 10.04.2023       ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 6 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетында «Заман театрында сәнгать синтезы» дигән лекция белән чыгыш ясады
       Аның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче «Башка сәнгать төрләре контекстында әдәбият» дип аталган түгәрәк әгъзалары алдында ясаган чыгышында сүз Татарстан театрлары мисалында драма театрының кинематограф, рәсем һәм музыка сәнгате, пластик сәнгать төрләре белән үзара бәйләнеше турында барды.


Возврат к списку