Мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыруда мәктәп һәм югары уку йортының үзара бәйләнешенә багышланган фәнни-гамәли конференция

Әлеге конференция фәнни-методик эчтәлекле һәм гамәли юнәлтелгән булуы белән игътибарны җәлеп итә, югары уку йортларыннан, фәнни оешмалардан килгән галимнәр белән мәктәп-гимназия укытучыларының уку-укыту процессына караган мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышуы, аларны хәл итү юлларын билгеләү мөмкинлеген бирә.
Ә.М. Закирҗанов укытучылар каршында чыгыш ясап, фәнни эшчәнлекнең мәктәпләр өчен мөһим булуын, академик фәннең практик әһәмиятен билгеләп үтте, катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.