Яңалыклар

Татарстан халыкларының мәдәниятләре калейдоскобы
26.01.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының узган ел ахырында дөнья күргән «Мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган яңа китабында (Калейдоскоп культур: сборник материалов по результатам научных экспедиций по изучению культуры народов Республики Татарстан / Руков.проекта К.М. Миннуллин; науч. ред. Р.Р. Султанова, И.И....
Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов лауреатларга «Ключевое слово» премиясен тапшырды
22.01.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2021 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый конкурсында җиңү яулаган галимнәрен оешманың җитәкчесе Игорь Баринов шәхсән үзе котлады һәм премияне тантаналы шартларда тапшырды.
 «Хуҗа Бәдигый – тел галиме»
19.01.2022
       «Хуҗа Бәдигый – тел галиме» – 2021 ел ахырында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шул исемдәге яңа китап дөнья күрде (Хуҗа Бәдигый – тел галиме / текстларны әзерләүче һәм төзүчеләр Э. Х. Кадирова, Д. М. Мөхәммәтҗанова. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 252 б.)
«Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы  дөнъя күрде
17.01.2022
     «Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы (Татар əдəбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р. Ф. Рахмани]. 8 т.: 2001 – 2020 еллар / [фəнни мөх.: Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов]. – Казан: Фолиант, 2021. – 739 б.) дөнья күрде, ул XXI гасыр башы татар әдәбиятын үз эченә ала.
«Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны дөнъя күрде
13.01.2022
      «Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны (2021, № 4) бай эчтәлекле материаллары, аларга бәйле иллюстрацияләре, шулай ук ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгатъ институты тарафыннан узган елның соңгы аенда үткәрелгән чаралар турында сөйләүче фотографияләре белән үзенчәлекле. Традиция буенча, журналның даими укучылары анда...
Институтның яңа басмасы
12.01.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың яңа китабы (Р.Р. Солтанова. Осталар мәктәбе: Казанда сценография өлкәсендә сәнгать белеме. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. - 280 б., ил.) Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде....
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы чыкты
28.12.2021
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре төзегән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. – Тулыл. һәм төзәт. 2 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр.,...
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция
28.12.2021
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов агымдагы елның 27 декаберендә Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исем. 2 нче номерлы татар гимназиясендә узган мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә жюри әгъзасы буларак катнашты һәм чыгыш ясады.
ТР Милли китапханәсендә ТӘҺСИнең яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде
27.12.2021
      24 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш хроникасына материаллар)» дип аталган яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде.
«Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы
23.12.2021
      2021 елның 16-17 декабрь көннәрендә Казанның А.С. Пушкин исем. Мәдәният үзәгендә татар сәнгать белеменә нигез салучы Ф.Х. Вәлиевның (1921-1984) тууына 100 ел тулуга багышланган «Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы узды. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый...
 "Татар-информ"да узган пресс-конференция: ТӘҺСИнең яңа басмасы
22.12.2021
      22 декабрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар») өчтомлыгы нәшер ителүгә багышланган матбугат конференциясе узды.
Диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз!
22.12.2021
      ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Хәбибуллина Лениза Газинур кызын һәм гомуми лингвистика бүлеге мөдире Миңнуллин Бәхтияр Ким улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз! 
...

Pages: Prev. 1 ... 36 37 38 39 40 ... 58 Next