Сабантуй оештыручы белгечләр һәм режиссерлар өчен семинар

Сабантуй  оештыручы белгечләр һәм режиссерлар өчен семинар 29.04.2023       27 апрельдә Г.Ибраһимов исем. Тенл, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Солтанова Рауза «Сабантуй» бәйрәмен оештыручы белгечләр һәм режиссерлар алдында чыгыш ясады. 
      Аның доклады Сабантуй этнографик утарын декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион төрләре һәм халык кәсепләре үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруга багышланган иде. 
     «Сабантуй» бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинар-практикум Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» белән берлектә оештырылды. 
    2023 елның 26-28 апрелендә узган әлеге чарада Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 50дән артык вәкил катнашты.

Возврат к списку