«Синтез документального и художественного в литературе и искусстве» Халыкара конференциясе

«Синтез документального и художественного в литературе и искусстве» Халыкара конференциясе 11.05.2023       «Синтез документального и художественного в литературе и искусстве» IX Халыкара конференциясе 2023 елның 3-6 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узды. Аның эшендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре дә катнашты. 
     Сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова «Совет һәм советтан соңгы чорлар татар китабында фотомонтаж» дигән темага пленар утырышта чыгыш ясады. Сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова Ю. Әминевнең «Умырзаялар» спектаклендә чагылыш тапкан Гражданнар сугышы вакыйгаларының сәхнә интерпретациясенә багышланган доклады белән «Документ в драме, игровых и изобразительных видах искусства» секциясе эшендә катнашты. Филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко («“Документаль әкият” буларак Маргарита Кадацкаяның “Шварц, Кеше, күләгә” пьесасы»), үзәк аспирантлары Рената Галиева («Совет чоры татар плакатында фотомонтаж») һәм Фирүзә Җумаеваның («Татарстан рәссамнары иҗатында Ибн Фадлан язмалары сюжетлары чагылышы») чыгышлары шул ук секция кысаларында яңгырады.

      

Возврат к списку