Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов – ТӘҺСИнең Язма мирас үзәгендә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов –  ТӘҺСИнең Язма мирас үзәгендә  26.04.2023      Бүген, Туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. 
      Язма мирас үзәге буенча экскурсия барышында аның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны «Мирасханә» эшчәнлеге белән таныштырды, аерым алганда, монда сакланучы Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри һ.б. күренекле татар шәхесләренең шәхси фондларыннан материаллар, төрки–татар халкының кулъязма мирасын популярлаштыру проектлары, шул исәптән гарәп хәрефләре белән бастырылган текстларны кириллицага күчерүче уникаль программа («Miras-Tat») турында тулырак сөйләде. Шулай ук Россия Фәннәр академисенең Санкт-Петербург Тарих институты директоры А.В. Сиренов һәм ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры А.Г. Ситдиков «Европа цивилизациясе язу тарихы» проектын тәкдим итте. 
      Соңрак Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында татар зыялылары белән очрашуы узды. Рөстәм Миңнеханов аларны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу белән котлады, татар теле, милли традицияләр һәм мәдәният мәсьәләләренә республикада зур игътибар бирелүен билгеләп, халыкның тарихын, бай мирасын саклауга зур өлеш кертүләре өчен катнашучыларга рәхмәт белдерде. 

  
Фото Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтыннан алынды.

Возврат к списку