ТӘҺСИ галимнәре "Зәнкиев укулары"нда катнашты

Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов пленар утырышта Идел-Урал һәм Себер татарларының тел һәм этник уртаклыгы турында доклад белән чыгыш ясады һәм чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Институтның милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә тел һәм әдәбиятны укыту методикасы проблемаларына багышланган секция эшендә катнаштылар. Филология фәннәре кандидаты, доцент Мөслимә Шәкурованың чыгышы туган тел (татар теле) предметыннан әзерләнгән УМК ярдәмендә этномәдәни компетенция формалаштыруга багышланган иде. Филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова татар әдәбияты буенча яңа УМКларның этномәдәни өлеше турында сөйләде.
«Зәнкиев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе 2008 елдан бирле Д.И. Менделеев исем. Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясе базасында үткәрелә. Педагог, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исем. дәүләт премиясе лауреаты Я. Зәнкиев исемен йөртүче әлеге чара милли мәгарифне саклау һәм үстерү; себер татарларының телен, әдәбиятын, тарихын һәм үзенчәлеген фәнни яктан тикшерү максатында уздырыла.