«Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар

«Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар 19.04.2023       2023 елның 24-25 апрелендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелә. 
     Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. 
     Фәнни-гамәли семинар эшенең төп юнәлешләре: тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси контекстта Г. Исхакыйның шәхесе һәм иҗаты; Г. Исхакый һәм төрки дөнья: әдәби, тел, мәдәни аспектлар; Г. Исхакый һәм аның замандашлары – татар милләтенең лидерлары; милли мәдәниятләр үсешендә лидерларның роле; тикшеренү проблемасы буларак диаспора; милли телләрне, мәдәниятләрне, әдәбиятны өйрәнү методологиясе. 
     Чара кысасында түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр оештырылачак: 
     1) «Татарлар чит илләрдә: тарих, шәхесләр, мирас»; 
     2) «Мәдәни чикләр: тикшеренү проблемалары һәм ысуллары». 
    Фәнни-гамәли семинар эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия), шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Уфа, Яр Чаллы, Чебоксар, Ижевск, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак. 
     Г. Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм XX-XXI гасырлар татар дөньясы» темасына фәнни-гамәли семинар материаллары, шулай ук «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр. 1 китап (1919-1920)» һәм «Гаяз Исхакый. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации» җыентыклары нәшер ителә. 

     Фәнни-гамәли семинарның эш тәртибе: 
    24 апрель
     09.30–10.00 – семинарда катнашучыларны теркәү (ТР ФА, 1 нче кат, холл) 
    10.00–12.30 – пленар утырыш (ТР ФА, 1 нче кат, Кече зал) 
    12.30–13.30 – төшке аш 
    13.30–14.30. – Г. Исхакыйның яңа чыккан китапларын тәкъдим итү (ТР ФА, 1 нче кат, Кече зал) 
    15.00–17.00 – «Татарлар чит илләрдә: тарих, шәхесләр, мирас» темасына түгәрәк өстәл (ТР ФА, 1 нче кат, Кече зал) 
    Семинарга керү өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/08000117883643 
    25 апрель 
   9.30–12.30 – «Татар тарихында һәм милли иҗтимагый хаятында Гаяз Ихакый һәм аның замандашлары» темасына секция утырышы (ТР ФА, 1 нче кат, 119 нчы бүлмә) 
    Семинарга керү өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/48994744568933 
   9.30–12.30 – «Гаяз Исхакыйның әдәби иҗаты: поэтика, рецепция, тел» темасына секция утырышы (ТР ФА, 1 нче кат, Кече зал)     Семинарга керү өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/46110009277516 
    12.30–13.30 – төшке аш 
     13.30–15.30 – «Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары» темасына түгәрәк өстәл (ТР ФА, 1 нче кат, Кече зал)           Семинарга керү өчен сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/46110009277516 
     Семинар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә. 
     Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)590-55-93.

Возврат к списку