Гаяз Исхакый китапларын тәкъдим итү чарасы

Гаяз Исхакый китапларын тәкъдим итү чарасы 19.04.2023       2023 елның 24 апрелендә 13.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан ш., Бауман урамы, 20 йорт) татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның түбәндәге яңа китапларын тәкъдим итү була: 
      1. Исхакый Г. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации / Д.Ф. Заһидуллина редакциясендә. – Казан, 2023. – 324 б.: ил.; төзүче – М.И. Ибраһимов. Китапка язучының Россиядә һәм эмиграциядә татар теле, әдәбияты, тарихы мәсьәләләренә багышлап язылган публицистик хезмәтләре туплап, татар һәм рус телләрендә бирелгән. 
     2. Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова; кереш сүз авт. Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б. Әлеге көндәлекләрдә Г. Исхакыйның мөһаҗирлектә яшәгән вакыттагы тормышы тасвирлана: әдипнең 1919-1920 елларда Япониядә, Кытайда, Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә булуы һәм диңгез юлы аша Европага сәяхәте вакыйгалары урын алган, әлеге материалар тәүге тапкыр нәшер ителә. 
     Әлеге китаплар Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Аларны тәкъдим итү Г. Исхакыйның 145 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» дигән III Халыкара фәнни-гамәли семинар кысаларында үткәрелә. 
      Фәнни-гамәли семинар эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия), шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Уфа, Чаллы, Чебоксар, Ижевск, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнаша.

Возврат к списку