Россия империясе төбәкләрендә сәнгать күргәзмәләре

Сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева XIX-XX гасырда Казан губернасында узган күргәзмәләренең типологиясе турында сөйләде («Выставки как импульс к развитию художественной жизни регионов Российской империи» секциясе).
Сәнгать белеме кандидаты Наталья Герасимованың доклады XIX гасырның икенче яртысында–XX гасыр башында шәхси коллекцияләрдәге сәнгать әсәрләре күргәзмәләренә; сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнованың чыгышы – ХХ гасыр башында Россия сәнгать берләшмәләренең Казанда оештырылган күргәзмәләренә багышланган иде.
Конференция Европа университетының Сәнгать һәм мәдәни мирас мәктәбе профессорлары һәм аспирантлары тәкъдиме белән 2021 ел ахырында эшли башлаган «Собирать и выставлять в Российской империи» проекты кысаларында оештырылды.