Семинар үз эшен дәвам итте
25.04.2023
25 апрельдә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган «Парадигма алмашу шартларында татар белеме: теория, методология, практика» дигән Халыкара фәнни-гамәли семинар үз эшен секция утырышлары кысаларында дәвам итте.
Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин алып барган секция утырышында Гаяз Исхакый һәм аның замандашларының татар тарихы һәм милли иҗтимагый тормышындагы урыны белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырылды. Утырышта тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрамова, галим-текстолог Лена Гайнанова, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева һ.б. чыгыш ясады.
Г. Исхакыйның әдәби иҗатына багышланган икенче секция утырышында филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры Әлфия Галимуллина, филология фәннәре докторы, И.Н. Ульянов исем. Чуваш дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов, филология фәннәре кандидаты, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ирина Кириллова, филология фәннәре докторы, Измит фән һәм сәнгать үзәге укытучысы Мурат Узун (Төркия), ТӘҺСИ хезмәткәрләре – филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллина, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, филология фәннәре кандидаты Илдар Еникеев, филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина, шулай ук Казан федераль университеты студенты Кәрим Гайнетдинов һ. б. чыгышлары яңгырады. Утырышны филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов алып барды.
Халыкара фәнни-гамәли семинар «Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары» дип аталган түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Филология фәннәре кандидаты, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм филология фәннәре докторы, РФА Казан фәнни үзәгенең Күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов алып барган бу чарада милли әдәбиятларны һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең теоретик–методологик аспектлары турында фикер алышуларда РФ Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, язучы Шамил Идиатуллин (Мәскәү), филология фәннәре докторы, РФА Урал бүлекчәсе Тарих һәм археология институтының әдәбият тарихы үзәге мөдире Елена Созина, РФА Себер бүлеге Филология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Елена Капинос, филология фәннәре кандидаты, Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институты доценты Виктор Шибанов, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Венера Әминева, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Алсу Хәбибуллина һ.б. катнашты.
