«Бердәмлектә көч» төбәкара форумы
25.04.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова 24-25 апрельдә туган тел укытучыларының Чуваш теле көненә һәм чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның 175 еллык юбилеена багышланган «Бердәмлектә көч» дип аталган төбәкара форумында катнашты.
Идел һәм Урал буеның туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемаларына мөнәсәбәтле барлык фәнни һәм мәгариф учреждениеләре катнашында узган әлеге форумда Россия халыклары телләренең иң актуаль проблемалары турында фикер алышынды. Ф.И.Таһирова үзенең чыгышында туган телнең милли үзаң тәрбияләүдәге әһәмиятен ассызыклады.
Фотода: ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Таһирова Фәридә Инсан кызы (уңда) «Русское слово» нәшрияте методисты Алевтина Рюриковна Федорова (Мәскәү шәһәре) һәм «Просвещение» нәшриятының Санкт-Петербург филиалы директоры Сергей Федорович Зубов белән форумда.
