Татар белеме һәм Гаяз Исхакый

Татар белеме һәм Гаяз Исхакый 24.04.2023       24 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән Халыкара фәнни-гамәли семинар үз эшен башлады. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. 
     «Парадигма үзгәрү шартларында татар белеме: теория, методология, практика» Халыкара фәнни-гамәли семинары быел өченче тапкыр үткәрелә, аны татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең күренекле эшлеклеләренең юбилейларына багышлау да яхшы традициягә әверелде. Узган елгы семинар Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга, агымдагы елдагысы XX гасырның беренче яртысында татар әдәбиятында һәм мәдәниятендә зур роль уйнаган һәм, һичшиксез, узган гасыр башында татар халкы лидерларының берсе булган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышлана, – дип билгеләп үтте Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, чараны ачып. 
     Семинарның эш тәртибе белән таныштырып, Ким Миңнуллин сүзне филология фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллинага бирде. Ул татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-тарихи тормышында аерым урын алып торган Гаяз Исхакыйның мирасын китаплар, конференцияләр рәвешендә кайтару аны яңадан ачарга мөмкинлек бирүен, бүгенге чара да язучының тормышын һәм иҗатын киңрәк аңлауга этәргеч булуын ассызыклады. Алга таба чара кунакларына сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташ мөрәҗәгать итте. 
     Пленар утырышта филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, социология фәннәре докторы, Мәрмәрә университетының Тюркология институты өлкән укытучысы Ләйсән Шаһин, педагогика фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университеты доценты Лариса Усманова һ.б. чыгыш ясады. 
     Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов чыгышы «Г.Исхакый һәм рус әдәбияты: дивергенцияләр һәм конвергенцияләр» темасына багышланган иде. 
     Филология фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университеты профессоры Улданай Бахтикиреева чыгышы– М.М. Ауезовның милли әдәбиятның рус телле тармагына карашына, әл-Фараби исем. Казакъ милли университеты профессоры Гөлмира Солтангалиеваның доклады Ырымбур чик комиссиясе татар толмачларының фәнни мирасына багышланган багышланган иде. Пленар утырыш тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Диләрә Усманованың «1920–1930 елларда Берлин университетында татар тюркологлары» темасына доклады белән тәмамланды. 
     Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан язучының «Милли куәтләр бардыр» дип аталган сайланма әсәрләре җыентыгы (Исхакый Г. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации / Д.Ф. Заһидуллина редакциясендә. – Казан, 2023. – 324 б.: ил.; составитель – М.И. Ибрагимов), һәм көндәлекләре (Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова; кереш сүз авт. Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б.) бастырып чыгарылды. Атап кителгән басмаларның беренчесендә язучының Россиядә һәм эмиграциядә татар теле, әдәбияты, тарихы мәсьәләләренә багышлап язылган публицистик хезмәтләре туплап, татар һәм рус телләрендә бирелсә, икенчесендә Г. Исхакыйның мөһаҗирлектә яшәгән вакыттагы тормышы тасвирлана: әдипнең 1919-1920 елларда Япониядә, Кытайда, Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә булуы һәм диңгез юлы аша Европага сәяхәте вакыйгалары урын алган. Атап үтелгән китаплар семинарның икенче өлешендә тәкъдим ителде. 
     Филология фәннәре кандидаты Азат Ахуновның «Татарлар чит илләрдә: тарих, шәхесләр, мирас» дип аталган түгәрәк өстәл кысаларындагы чыгышы татар язма мирасына, аны өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертү мәсьәләләренә багышланган иде. Әлеге тема буенча фикер алышуларда тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты Диләрә Галиуллина, тарих фәннәре докторы, Ж.Баласагын исем. Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, тарих фәннәре кандидатлары, ТР ФА Татар энциклопедиясе институтының фәнни хезмәткәрләре Фирдәүс Кәлимуллина һәм Фидаил Миңнехановлар  катнашты. 
    25 апрельдә семинар эше дәвам итте.

Возврат к списку