«Тукай яз»ын карагыз
27.04.2023
Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов «Татарстан-24» каналында чыгып килүче «Мәдәни агарту» проектының чираттагы чыгарылышында катнашты.
«Мәдәни агарту» – милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән проект, аның кысаларында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, мәдәният өлкәсендәге актуаль проблемалар хакында әңгәмәләр оештырыла. Марсель Ибраһимов катнашында узган чыгарылыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мирасын өйрәнүгә багышланган.
«Тукай язы» тапшыруы белән тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=nOdYyGblN28&list=PLfxcirQUyYMVS1iMkjMYq7swHCCKuy5b1&index=111&t=46s
Фото «Татарстан-24» телеканалы сайтыннан алынды.
