Туфан Миннуллин исемендәге X Республикакүләм фәнни-гамәли конференция

Быел 10 нчы тапкыр үткәрелүче әлеге чара укучыларда һәм укытучыларда зур кызыксыну уятып, аның эшендә өч йөздән артык укучы катнашты. Бу, беренче чиратта, чорыбызның атаклы драматургы Т. Миңнуллин шәхесенә һәм иҗатына булган хөрмәт белән аңлатыла. Институт хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар, килгән кунаклар каршында чыгыш ясап, Т. Миңнуллин мирасын өйрәнүнең әһәмиятен, әдип әсәрләрендә татар халкының яшәү рәвеше, иң матур менталь сыйфатлары якланышын билгеләп үттеләр. Әдип иҗатын өйрәнү, фәнни бәяләү эше әле башлангыч этабында гына булып, аны алга таба да киң колачлы һәм системалы тикшерү бурычы алда торуы билгеләп үтелде.