«Бахрушин укулары – 2023»
15.04.2023
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Рифкать кызы Солтанова һәм шул ук үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Николаевна Шевченко 12-13 апрельдә А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Бахрушин укулары – 2023» Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар.
Россиядән һәм чит илләрдән А.Н. Островский иҗатын тикшерүче 60 тан артык галим катнашында М.Н. Еромолов йорт-музеенда (Мәскәү) узган әлеге чара Бахрушин театр музее тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән оештырылган иде. Катнашучыларның докладлары «Островский вне времени» һәм «Не Островский» дип аталган ике зур блокка бүленеп, соңгысы кысаларында музей һәм театр белеме мәсьәләләренә багышланган чыгышлар яңгырады. Рауза Солтанова «Әтнә театры сценографиясендә яңа этап (рәссам Сергей Скомороховның иҗади портретына) » дигән темага доклад ясады, ә Елена Шевченконың Казан Яшь тамашачы театры мисалында ясаган чыгышы балалар театры эшчәнлегендәге яңа формаларга багышланган иде.