«Мәгърифәт йолдызлыгы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе

Әлеге чара традицион рәвештә ике елга бер тапкыр Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернаты базасында конкурс чыгышлары форматында 9-11 класс укучылары, педагоглар, китапханәчеләр, гомуми белем бирү оешмаларының музей хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.
Фәнни форумда катнашучылар, традиция буенча, быел да югары дәрәҗәдә әзерлек, тикшеренү темаларын ачу өчен куелган бурычларны хәл итүгә фәнни якын килүләрен күрсәтте.
