«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары укучылары белән очрашу
13.04.2023
10 апрель көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары оештырган «Ихлас» мультимедиа мәктәбенең «Мин журналист булам» проектында катнашып, әлеге журналларның күпсанлы укучылары белән «Әдәби-публицистик жанрлар» темасына онлайн-дәрес үткәрде.
Татар әдәбиятында һәм журналистикада актив кулланылышта булган жанрлар, аларның үзенчәлеге, функцияләре турында җанлы әңгәмә булды. Соңыннан Әлфәт Закирҗанов укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.