«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы беренче саны дөнья күрде
17.04.2023
«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елдагы беренче саны дөнья күрде. Гадәттәгечә, анда укучы игътибарына тел, әдәбият белеме, фольклористика, сәнгать белеме кебек өлкәләрдә тикшеренүләр тәкъдим ителә.
Журнал тел белеме буенча материаллар белән ачыла. Филология фәннәре докторы, гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәев мәкаләсе XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар мәгърифәт прозасы әсәрләрендә теркәлгән топонимнарның, аерым алганда, хоронимнар һәм ойконимнарның стилистик потенциалын ачуга багышланган.
Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илһамия Сабитова мәкаләсендә тикшеренү объекты булып төрки телләрдә төп лексик фондның иң борынгы катламы булган соматик терминнар тора. Надрат Мәхмүт һәм Әнвәр Мәхмүтнең «Atalar sözi» сүзлеген анализлау барышында ул Румыния татарларының сомокомпонентлы паремия һәм фразеологизмнарын ачыклый, аларның хәзерге татар әдәби телендә тулы һәм өлешчә параллельләре булуы, телләрнең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы турында фикер йөртә.
Филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова материалында 2022 елда фәнни экспедиция барышында Чувашия Республикасында яшәүче татарларның сөйләмендә теркәлгән лексик диалектизмнарга тарихи-этимологик анализ тәкъдим ителә.
«Әдәбият белеме» бүлегендә татар язучысы Сирин турындагы материалның дәвамы белән танышырга мөмкин (2022 елда «Фәнни Татарстан»ның 4 нче санында башлана). Филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәриповның мәкаләсендә шагыйрьнең XX гасырның 30 нчы елларындагы иҗаты анализлана.
«Ибраһим Әдһәм» дастанының татар һәм төрек версияләрендә дини- суфичыл әдәбият идеяләре филология фәннәре кандидаты, институтның халык иҗаты бүлеге фәнни хезмәткәре Рузия Сафиуллина тикшеренүендә ачыла. Анализ барышында автор Г.Кандалый поэмасы (дастанның татар версиясе) кабатланмаган сюжет сызыкларына, яңа образ һәм идеяләргә ия мөстәкыйль, оригиналь әсәр дигән нәтиҗәгә килә.
«Әдәбият белеме» бүлегендә урын алган тагын бер басма филология фәннәре докторы, милли мәгариф бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина каләменә карый. Мәкаләдә 1990 еллардагы татар поэмасының жанр үзгәрешләре анализлана; автор татар поэмасының үсешендә өйрәнелә торган чор алдагы елларда ирешелгәнне дәвам итү вакыты буларак кабул ителә дигән нәтиҗәгә килә, әмма шул ук вакытта поэмаларның структурасы катлануы, публицистик пафос көчәюе, этник проблематика ныгуын билгели.
Февраль аенда күренекле татар язучысы, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулды. Бу уңайдан «Гаяз Исхакыйга – 145» рубрикасы астында укучылар игътибарына текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре Фәния Фәйзуллина һәм Гөлчирә Ханнанованың «Гаяз Исхакый көндәлекләре буйлап мәдәни сәяхәт» дигән материалы тәкъдим ителә. Язучының эмиграциядәге тормышын яхшырак аңларга һәм яктыртырга мөмкинлек биргән әлеге көндәлек язмаларында Г. Исхаки сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе генә түгел, ә сәнгать сөюче буларак та ачыла.
Әйтергә кирәк, әдипнең 145 еллыгы уңаеннан Тататарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында махсус чаралар уздыру каралган. 24–25 апрель көннәрендә үткәреләчәк «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» дип исемләнгән III Халыкара фәнни-гамәли семинар, язучының татар теле, әдәбияты, мәдәниятына багышланган публицистик хезмәтләрен туплаган аерым басмасын (Исхакый Г. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации / Д.Ф. Заһидуллина редакциясендә. – Казан, 2023. – 324 б.: ил.; төзүчесе – М.И. Ибраһимов), атап үтелгән көндәлекләрен (Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова; кереш сүз авт. Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б.) бастырып чыгару – шулардан.
«Халык иҗаты» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, «Татарстан ядкярләре» үзәге белгече Зәлия Брусько һәм КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе ассистенты, ТӘҺСИ аспиранты Илназ Фазлетдинов материаллары урын алган. Беренче мәкаләдә авторның тикшеренү объекты булып, йөклелекне чагылдырган терминнар, лексик, синтаксик берәмлекләр, күп санлы фольклор-этнографик экспедицияләр вакытында җыелган материалларга нигезләнгән йөкле хатын-кыз турында халык күзаллаулары, тыюлар, күрсәтмәләр текстлары тора. Икенче мәкалә Башкортстандагы татар авылларының барлыкка килүе, аларның тасвирланган чорларда барган социаль-сәяси процесслар белән бәйләнеше турындагы риваятьләрнең тарихи нигезләрен тикшерүгә багышланган. Казан татарларын Иван Грозный тарафыннан көчләп чукындыру, күченеп килгән татарларның яңа җирләрне үзләштерүе белән бәйле мотивлар аерым билгеләнә һәм анализлана.
Себер ханлыгы һәм соңрак чорда мөселман элитасы составы турындагы мәсьәләләр тарих фәннәре кандидаты, РФА Урал бүлеге Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре Зәйтүнә Тычинскихның «Тарих сәхифәләре» рубрикасы астында басылган мәкаләсендә карала. Тикшеренүдә сәет һәм ахун категорияләренә аерым игътибар бирелеп, аларның Көнбатыш Себердә шактый иртә чорда яшәүләре күрсәтелә, аларның Себердә ислам таралудагы роле ассызыклана.
Филология фәннәре кандидаты, Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко, күренекле немец драматургы Фридрих Шиллерның «Юлбасарлар»ы татар сәхнәсендә куелу тарихын күзәтеп, төрле мәдәни традицияләрнең үзара тәэсире проблемасын күтәрә («Сәнгать»бүлеге). Авторның максаты – үсешенең төрле этапларында татар театрының Шиллер драматургиясе белән кызыксынуының сәбәпләрен ачыклау, режиссер интерпретацияләрен анализлау һ.б.
Фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент Дания Булатованың «Фәлсәфә» рубрикасында басылган мәкаләсендә миф, эпос, тарих төшенчәләренең үзара бәйләнеше турында сүз бара.
«Төрки халыклар әдәбияты» бүлеге филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге доценты Нурфия Юсупова мәкаләсе белән ачыла. Автор Азәрбайҗан шагыйре Ашуг Әләскәр иҗаты мисалында XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы төрки әдәбиятында «гыйшык әдәбияты» традицияләрен тикшереп, төрки һәм Көнчыгыш әдәбиятларда образлар, мотивлар бирелешендә күп уртаклыклар булуын, шул ук вакытта һәр әдәбиятның үз үсеш юлы булуын күрсәтә.
Шул ук бүлектә укучылар игътибарына филология фәннәре докторы, М.Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогия университеты баш фәнни хезмәткәре Нәркәс Хөббитдинованың «Башкорт әдәбиятында фольклор интертексты мәсьәләләре» дигән мәкаләсе тәкъдим ителә.
2022 елда танылган әдәбият белгече, тәнкыйтьче, педагог һәм прозаик Гази Кашшафның (Миргази Солтан улы Кашшафутдинов) тууына 115 ел тулды. Галимнең әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре теоретик тирәнлеге, куелган проблемаларның актуальлеге белән аерылып тора. Журналның «Фәнни ядкәрләр» бүлегендә укучылар игътибарына Гази Кашшафның татар мәдәнияте классигы Ибраһим Гази иҗатына биргән тәнкыйди мәкаләсе тәкъдим ителә. Текстны басмага филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова әзерләде.
Журналның «Шәхесләребез» бүлеге төрки фәненә нигез салучыларның берсе, бөтен дөньяга танылган галим В.В. Радлов һәм татар мәгърифәтчесе һәм язучысы Галимателбанат Биктимерия белән таныштыра. Беренче мәкаләдә (авторы – филология фәннәре докторы, профессор Феритс Йосыпов) В. Радловның фәнни, педагогик эшчәнлегенең Казан чоры каралса, икенчесендә Биктимериянең XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы мөселман җәмгыяте тормышының төрле аспектларына багышланган хезмәтләре анализлана (автор – ТР ФАнең Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина).
«Яңа китаплар» бүлегендә урнашкан «Борынгы бабаларыбыз нинди телдә сөйләшкән?» дип аталган мәкаләсендә тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, А. Халиков исем. Археология институтынң баш гыйльми хезмәткәре Фаяз Хуҗин профессор Марсель Бакировның «Тайны происхождения наших предков (историко-лингвистическое исследование)» дигән китабын укып чыккач туган фикерләре белән уртаклаша.
Журналның чираттагы саны, традиция буенча, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүмат, тәкъдим ителгән мәкаләләргә, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чараларга кагылышлы иллюстрацияләр, фотолар белән тәмамлана.