Авторлык семинарлары «Бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларыннан укыту»

Авторлык семинарлары «Бердәм белем бирү киңлеген  формалаштыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларыннан укыту» 24.11.2025

 2025 елның 20-21 ноябрендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «10 нчы гимназия»сендә һәм Яшел Үзән шәһәренең «5 нче гимназия»сендә туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Бердәм белем бирү киңлеген  формалаштыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларыннан укыту» проблемасы буенча авторлык семинарлары узды.

 Семинарлар туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуның актуаль мәсьәләләрен карап укытучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатыннан үткәрелә.

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре туган тел һәм әдәбият укытучыларын туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан яңа буын УМК буенча эшләүнең үзенчәлекләре, тел-әдәбият дәресләрендә укучыларның эмоциональ интеллектларын үстерү алымнары турында сөйләделәр, институтта эшләнгән яңа фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләр, электрон проектлар белән таныштырдыр. Шулай ук яңа УМКларны кулланып  туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан үткәрелгән дәресләрне карадылар.


Возврат к списку