Хәзерге фәнни тикшеренүләр яктылыгында тел белеменең актуаль проблемалары
21.10.2025
2025 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә лингвистик тикшеренүләр өлкәсендәге хәзерге тенденцияләргә һәм таләпләргә багышланган «Хәзерге фәнни тикшеренүләр яктылыгында тел белеменең актуаль проблемалары» халыкара фәнни-практик конференциясе эшли башлады. Ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Лингвистика фәне үсешенең хәзерге тенденцияләре: проблематика һәм тикшеренүләр методологиясе» халыкара фәнни симпозиумы кысаларында уздырыла.
Чараның ачылышында катнашучылар һәм кунакларны техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Гаптелхан кызы Низамова, шулай ук филология фәннәре кандидаты, Әл-Фараби исемендәге Казах милли университеты өлкән укытучысы Жанар Абдисадыккызы Акимишева сәламләде.
Пленар утырышта филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Әхәт улы Тимерханов, филология фәннәре докторы, Белоруссия Милли фәннәр академиясе Белорус мәдәниятен, телен һәм әдәбиятын өйрәнү үзәгенең Якуб Колас исемендәге Тел белеме институты директоры Игорь Леонович Копылов, филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының Милли һәм тел мөнәсәбәтләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Айса Николаевна Биткеева, филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Филология институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Николай Сергеевич Уртегешев, филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Лингвистик тикшеренүләр институтының һинд-европа телләрен чагыштырма-тарихи өйрәнү һәм ареаль тикшеренүләр бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Николай Александрович Бондарко һәм тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының Визуаль антропология үзәге мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Елена Сергеевна Данилконың чыгышлары тыңланды.
«Хәзерге фәнни тикшеренүләр яктылыгында тел белеменең актуаль проблемалары» халыкара фәнни-практик конференциясенең беренче секция утырышында лингвокультурология һәм когнитив лингвистиканың үсеш тенденцияләре тикшерелде.
