«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны
08.10.2025
«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Милли мәгариф», «Шәхесләребез», «Фәнни ядкәрләр» дигән рубрика материаллары һәм рецензияләр урын ала.
Филология фәннәре докторы, ТӘһСИнең Язма мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Флер Гыйлемшин мәкаләсендә Рөстәм Галиуллинның «Васыять» китабына кергән әсәрләрендә эмоциональ лексиканың кулланылыш үзенчәлекләре тикшерелә. Автор билгеләвенчә, шатлану, көлү, кайгыру, курку, ачу, елау кебек лексемалар һәм аларның төрле синтактик формалары геройларның эчке дөньясын, кичерешләрен һәм реакцияләрен ачык күрсәтә. Экспрессив сүзләр (эт, шайтан, җен) һәм фразеологик чаралар (күз яше түгү) текстка халыкчан төсмер өсти, ә -чык/-чек, -кай/-кәй кебек кушымчалар уңай эмоцияләрне ярату һәм иркәләү хисе белән сугара. Эмоциональ лексика тарихи вакыйгаларны һәм геройларның шәхси кичерешләрен берләштерүче күпер вазифасын башкара, укучыны әсәрнең эмоциональ атмосферасына чумдыра. Бу тикшеренү әсәрләрнең семантик һәм эстетик үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә, шулай ук татар әдәбиятының эмоциональ тел байлыгын күрсәтә.
Алга таба «Тел белеме» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы доценты Әлфия Мотыйгуллинаның спорт төшенчәләрен төркемләү мәсьәләләренә багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә. Хезмәттә терминнарны тарихи аспектта барлау, спорт төшенчәләрен төркемләү мәсьәләсенә, бу юнәлештәге эзләнүләргә күзәтү ясау, спорт һәм мәдәниятнең уртак нигезләрен эзләү бурычлары куела.
Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы доценты Гөлзара Зиннәтуллинаның әдәби текстта сөйләм теле лексикасы тикшерелгән мәкаләсендә чыганак буларак Гаяз Исхакый әсәрләре алынган. Автор билгеләвенчә, гади сөйләм сүзләре әдәби әсәрдә стилистик максатка ия, шул вакытта гына аларны куллану дөрес санала. Киресенчә булганда һәм чамасыз кулланганда, алар әдәби телне чуарлауга, сөйләм культурасызлыгына китерәләр. Г. Исхакый үзенең әсәрләрендә гади сөйләм сүзләрен персонажларның характерын ачу, аларның индивидуаль сөйләмен бирү өчен куллана. Әдип аларны урынлы һәм максатчан куллана, чама хисен югалтмый, тел хасиятләрен нечкә тоемлый.
Филология фәннәре кандидаты, доцент, ТӘһСИнең гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадирова мәкаләсе Казан ханлыгы чоры язма истәлекләрендә бер урыннан икенче урынга күчерү фигыльләрен өйрәнүгә багышланган. Төрле чорлардагы төрки ядкәрләрне тикшереп, автор сөрү һәм куу лексемалары арасында борынгы һәм Урта гасырларда күпмәгънәле фигыль sör- активрак булган, дигән нәтиҗәгә килә. Хәзерге көндә куу фигыле белдергән аерым мәгънәләрдә сөрү фигыле йөргән.
«Әдәбият белеме» рубрикасында филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиевнең 1910–1920 елларда лирик-романтик шагыйрь, кыю тәрҗемәче, драматург, җәмәгать эшлеклесе сыйфатында танылып, татар әдәбиятының ХХ гасыр башындагы яңарышына зур өлеш керткән, әмма 1930 елларда совет хакимияте тарафыннан «оныттырылган» Сәгыйть Сүнчәләйгә багышланган мәкаләсе урын ала. Автор әдипнең тормыш сәхифәләрен тергезә, әдәби һәм тәрҗемә эшчәнлегенә бәя бирә һәм Тукайның варисы дип саналган, бөек шагыйребезнең якын дусты булган Сәгыйть Сүнчәләй иҗатының академик басмаларын төзү, әдәби мирасын фәнни яктан тирәнтен өйрәнү, халкыбызга кайтару вакыты җиткәндер дип нәтиҗә ясый.
Филология фәннәре докторы, профессор, Саранск шәһәренең Социаль-икътисади мониторинг фәнни үзәге баш фәнни хезмәткәре Александр Шаронов үз мәкаләсендә Габдулла Тукай әсәрләрен эрзя теленә тәрҗемә итү тәҗрибәсе белән уртаклаша. Автор татар шагыйренең иҗатын эрзя телендә яңгыратуда туган кыенлыкларны атап үтә, Г. Тукай иҗатына хас үзенчәлекләрне барлый, шигырьләренең үз милләтенә ихластан һәм бирелеп хезмәт итү ягыннан эрзя шагыйрьләренә үрнәк булачагын искәртә.
«ФТ» журналында 2025 елның 1 нче саныннан күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм татар яңарышы әйдаманнарыннан берсе, язучы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе Фатих Әмирханга (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов, 1886–1926) махсус сәхифә багышлау – тууына 140 ел тулу, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан алты томлы академик басмасы әзерләнү, анда әдипнең мирасы күпкә тулыландырылып, укучыга тәкъдим ителү белән бәйле. Журналыбызның һәр санында әдипнең бай иҗаты хакында материаллар дөнья күрәчәк. Әлеге юнәлештәге язмалар филология фәннәре докторы, ТәһСИнең әдәбият бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина мәкаләсендә язучының тормышы һәм журналистлык эшчәнлегенә караган аз билгеле фактлар китерелә, иҗат эволюциясенә гомуми бәя бирелә. Мәкалә авторы Ф. Әмирханның татар романтик прозасына нигез салучы булуын ассызыклый, аны психологизм остасы дип атый һәм татар драматургиясендә психологик драма жанрының беренче үрнәкләрен тәкъдим итүен искәртә (мәкаләнең башын журналның алдагы саннарыннан укырга мөмкин).
Ф.Әмирханга багышланган язмаларның икенчесе филология фәннәре кандидаты, ТәһСИнең текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева тарафыннан әзерләнгән. Ул Ф. Әмирханның «Йолдыз» газетасында (1910 ел, 595 (10 октябрь) һәм 598 (17 октябрь) саннарында) «Фатих Әмирхан» имзасы белән басылган «Кавагыйде фикъһия (Муса әфәнде Бигиевнең соңгы әсәре)» дип исемләнгән мәкалә-бәяләмәсен тәкъдим итә. Дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Муса Җарулла улы Бигиев (1873/1875–1949) 1909–1910 елларда мәгърифәтче галим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхреддин (1859–1936) үтенече белән ислам хокукы мәсьәләләренә багышланган махсус журнал проектын эшли, һәм шушы эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, «Кавагыйде фикъһия» («Фикъһ кагыйдәләре», 1910) хезмәте дөнья күрә. Ф. Әмирхан әсәргә уңай мөнәсәбәтен белдерә, аның шәкертләрләрнең, имам-мөгаллимнәрнең фикри үсеше өчен ярдәм итүче басма булуын күрсәтеп, авторын «заман ихтыяҗын аңлаучы, вә ачык күз белән карый алучы фәкыйһ» буларак бәяли. Бәяләмәдән Ф. Әмирханның дин, фикъһ, тарих мәсьәләләрендә әзерлекле булуы һәм хезмәткә тиешле бәя бирә алуы ачык күренә, әлеге язма – шуңа дәлил. Түбәндәге мәкалә-бәяләмә текстологик яктан эшкәртелеп һәм астөшермәләр белән тулыландырылып, укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә.
«Халык иҗаты» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәбетдинова мәкаләсе тәкъдим ителгән. Н. Исәнбәтнең татар текстологиясе юнәлешендәге карашларын системалаштыру максаты белән язылган бу хезмәтне әзерләү барышында тикшерүче галимнең жанр һәм күләм ягыннан төрле хезмәтләре: фәнни һәм кереш мәкаләләре, рецензияләр, докладлар, интервьюларына, шулай ук тарихи-әдәби һәм архив материалларына анализ ясаган. Шулар нигезендә аның иҗат тарихы һәм текст тарихы (аерым алганда, цензура язмышын өйрәнү); академик һәм академик булмаган басмаларны текстологик яктан басмага әзерләү мәсьәләләре (фәнни шәрехләү принциплары, хезмәтләрне композицион яктан оештыру, текстологик материалларны тикшерү-интерпретацияләү һәм бастырып чыгару – редакцияләр һәм вариантлар); атрибуция һәм хронология мәсьәләләре кебек текстология проблемаларын хәл итү ысулларын өйрәнгән.
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шушы истәлекле датага бәйле рәвештә, ТӘһСИдә төрле чаралар үткәрелде, республика вакытлы матбугаты битләрендә галимнәребезнең мәкаләләре дөнья күрде. «ФТ» журналында да шуңа мөнәсәбәтле махсус рубрика ачылды. Бу рубрикада тарих фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе Гамирҗан Дәүләтшинның ТӘһСИДә хезмәт куйган фронтовик галимнәр турындагы мәкаләсе урын ала. Ул, төрле чыганаклар һәм шәхси истәлекләренә таянып, Я. Абдуллин, Ш. Абилов, Б. Гыйззәт, Ә. Кәримуллин, И. Надиров, М. Мөхәррәмов, Һ. Йосыпов һ.б. шәхесләрнең сугышчан һәм фәнни биографиясен торгыза, сугыш утын кичкән галимнәрнең үзенчәлекле коллектив портретын иҗат итә. Аларның һәрберсенең гуманитар фән үсешенә керткән өлеше барлана, гыйльми эзләнүләренең төп юнәлешләре күрсәтелә. (Мәкаләнең башын журналның алдагы номерыннан укырга була).
Бу рубрикада филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиеваның Бөек Ватан сугышы чорында Казандагы әдәби тормышны өйрәнүгә багышланган мәкаләсе дә урын ала. Галимә язучылар арасында шактый зур югалтулар булса дә, Бөек Ватан сугышы чорында Казанда иҗат эше дәвам итүен билгеләп үтә. Аның фикеренчә, бу елларда каһарман язучыларыбызның яу кырындагы батырлыгы, М. Җәлилнең тоткынлыкта язылган «Моабит дәфтәрләре», Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун», «Разведчик язмалары», Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Ә. Еникинең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә» һәм шул чорда язылган күп кенә башка әсәрләр татар әдәбияты сынауларга бирешми алга таба атларга тиеш, дигән фикерне куәтли.
«Милли мәгариф» рубрикасында филология фәннәре кандидаты, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Төхфәтуллинаның мәктәпкәчә белем бирү программалары тарихын өйрәнүгә багышланган мәкаләсе тәкъдим ителә.
Педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының гамәли тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова мәкаләсендә яңа шартларда туган телдән дәрестән тыш эшчәнлек оештыру үзенчәлекләре өйрәнелә. Автор билгеләвенчә, яңа шартларда максатчан эш алып баручы, заманча белемнәрне һәм педагогик инновацияләрне үз эшчәнлегендә даими кулланучы укытучы гына яшь буынга төпле белем һәм милли тәрбия бирә, эшенең нәтиҗәләрен күрә ала, дигән нәтиҗәгә киләбез. Бүгенге шартларны исәпкә алып, урта гомуми белем бирү оешмаларында һәр укучыны югары технологияләр заманында көндәшлеккә сәләтле һәм милләте турында кайгыртырлык, туган илен яратучы, туган телен белүче, үз халкын хөрмәт итүче, Россия халыкларының һәм кешелек дөньясының рухи кыйммәтләрен аңлаучы шәхес итеп тәрбияләү – заман таләбе.
Тарих фәннәре кандидаты, доцент, Казан дәүләт мәдәният институты Инжиниринг үзәгенең нәфис керамика фәнни-эксперименталь лабораториясе әйдәп баручы белгече Андрей Махинин үз мәкаләсендә декоратив-гамәли сәнгать әсәрен булдыруда визуальләштерүнең роле турында фикер йөртә («Сәнгать» рубрикасы). И. Бродскийның «Стихи в апреле» шигырен үрнәк итеп алып, галим бу әсәрне керамикада чагылдыру үзенчәлекләре белән таныштыра.
Культурология кандидаты, Б. Бейшеналиева исемендәге Кыргыз дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актёрлык осталыгы һәм режиссура кафедрасы профессоры, Кыргызстан Театр әһелләре берлеге президенты, Кыргызстан Республикасының халык язучысы Жаныш Кулмамбетов мәкаләсе Казахстан һәм Кыргызстанда яшәп иҗат итүче яшь режиссерларның совет чоры пьесаларын сәхнәләштерү үзенчәлекләренә багышланган. Автор Фархат Молдагали, Уланмырза Карыпбаев һәм Арнис Кыдырмышев кебек сәнгать әһелләренең идеологик кануннар кысаларында язылган әсәрләрне заманча яңгыратуын, модернистик спектакль иҗат итүләрен билгели. Аның фикеренчә, безнең заманда догмаларның һәлакәткә китерүен сурәтләгән драмалар язылмый, шуңа күрә дә кешеләрнең һаман да канун корбаны булуын җиткерергә теләгән режиссерлар совет пьесаларына мөрәҗәгать итә.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты профессоры Татьяна Бердникова һәм ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева 2023 елның июнендә Апас районында үткән Татарстан Рәссамнар берлегенең 44 нче пленэры нәтиҗәләре белән таныштыралар. Бу чараның әһәмиятен билгеләп, аның яшь рәссамнарга тәҗрибә мәктәбе булуын билгелиләр, килгән рәссамнарның төбәктәге пейзажлар, тарихи сюжетлар белән кызыксынуын күреп, район халкы да табигать күренешләренә, таныш авылдашлары образларына бөтенләй башкача карый башлавын искәртәләр. Апас районында булган рәссамнар күпсанлы пленэр этюдлары гына түгел, алар нигезендә җирле тарих һәм мәдәният белән бәйле темаларга тулы реалистик әсәрләр (пейзажлар һәм портретлар), шулай ук бу төбәкнең мифологик, дини, этномәдәни символларына бай картиналар да иҗат иткәннәр, шул рәвешле, рәссамнар Татарстанның Апас районы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәннәр.
«Фәнни ядкәрләр» рубрикасында күренекле әдәбият галиме, лингивист, методист Габдрахман Сәгъдинең (1889–1956) «Икенче баскыч совет мәктәпләрендә әдәбият һәм аны укыту методлары» исемле күләмле мәкаләсе филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова тарафыннан гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерелеп, сүзлек-аңлатмалар белән тулыландырылып тәкъдим ителә. Г. Сәгъди бу мәкаләсендә, «Тел-әдәбият дигән нәрсә – кешелек тормышында иҗтимагый хадисәләрнең иң әһәмиятлеләреннән берсе», «Татар укучысы үз мәктәбендә үз теле, үз әдәбияты аркылы эмоциональ тәрбия алып чыгарга тиеш булган шикелле, ул гамәли тормышында да үз теле, үз әдәбияты аркылы эш итә алырлык, шуның аркылы социализм юлында үзенең иҗтимагый фикер тәрәккыйсен мәктәптән чыккач та һаман үз башына дәвам иттереп китә белерлек бер дәрәҗәдә әдәбият белеме, әдәбият техникасы белән коралланып чыгарга тиеш» дип күрсәтеп, әлеге предметның әһәмиятен, урынын, үзенең аерым хосусиятләрен билгели. Л. Гарипова фикеренчә, бу хезмәт татар педагогикасы, татар мәгарифенең үсеш юлларын, барышын күзаллау, төрле елларда игътибар үзәгенә алынган мәсьәләләр, килеп туган кыенлык-каршылыклар һәм аларны чишү юллары, аерым алганда, әдәбият укыту методикасының торышы һ. б. ны өйрәнгәндә әһәмиятле чыганак булып торачак.
«Шәхесләребез» рубрикасында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Тәлгат Галиуллинның күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясен гамәлгә куючылардан һәм аның беренче президенты булган Мансур Хәсән улы Хәсәнов (1930–2010) турындагы мәкаләсе китерелә. Автор М. Хәсәновны шәхес һәм галим буларак сурәтлп, аның республика гуманитар фәнен үстерүдәге ролен ачып бирә.
Танылган тюрколог, Россия тюркологлар комитеты әгъзасы, Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Фуат Әшраф улы Ганиевкә (1930– 1925) быел 95 яшь тулган булыр иде. Галимнең киңкырлы эшчәнлеге, татар тел белеме үсешендә әһәмиятле урын тоткан төп хезмәтләре филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина язмасында җентекле яктыртыла.
Журналның бу санында ТӘһСИнең гомуми тел белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәүзия Кәбир кызы Сәгъдиеваның «Проблемные поля когнитивной лингвистики (на материале татарского языка)» дип аталган монографиясенә (2024) филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Илида Бәширова әзерләгән рецензия тәкъдим ителә. Галимә хезмәттә хәзерге вакытта тел өйрәнүдә яңа юнәлеш саналган когнитив лингвистика фәненең чишелеп бетмәгән проблемалы кырлары ачыклануын, татар филологиясендә яңа фәнни юнәлешне тәшкил итәчәк тикшеренү күзаллануын билгеләп үтә. Шулай ук Институтның текстология бүлеге галимнәре тарафыннан төзелгән Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлы академик басмасының 2 нче һәм 3 нче томнарына филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева әзерләгән бәяләмә тәкъдим ителә.
