Сәнгать белеме үзәге

Бүлек 2007 елда оештырылган (бу юнәлеш сәнгать белеме бүлеге составында 1968 елдан эшли. Аның беренче җитәкчесе Ф.Х. Вәлиев була). Ул үз эшчәнлеген комплекслы тарихи-сәнгати тикшеренүләр ысулына нигезләнгән яңа фәнни концепциягә тәңгәлләштереп, «Тарихи-мәдәни контекстларда татарларның милли-сәнгати фикерләү формалары» дигән гомумтема кысаларында алып бара. Мондый колачлылыкның максаты – сәнгати иҗатның киң күләмле (күп санлы төрләргә һәм жанрларга ия тасвирый сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, сәхнә сәнгате [сценография], архитектура) материалына таянып, татарларда сәнгати-пластик фикерләү үзенчәлеген башка халыклар мәдәнияте белән диалогта өйрәнү.

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан педагог-мәгърифәтче һәм рәссам Ш.Таһировның тууына 150 ел тулу уңае белән «Төрки халыкларның сәнгати мәдәнияте чыганаклары һәм эволюциясе» (2008), шулай ук «Төрки дөньяда киез сәнгате: тарих һәм бүгенге заман» (2009), «Бакый Урманче иҗаты һәм милли сәнгатьнең актуаль проблемалары» (2012), П.Дульскийның тууына 135 ел тулуга багышланган «Россия һәм БДБ илләрендә сәнгать белеме үсешенең көнүзәк мәсьәләләре» (2014) дигән темаларга халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды. Бу чараларның нәтиҗәсе буларак фәнни җыентыклар басылып чыкты, бөтен төрки дөнья тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгате өлкәсендә эшләүче белгечләренең координацион советы төзелде.

Бүлектә аспирантура эшли. Соңгы елларда Р.Р. Солтанова җитәкчелегендә сәнгать белеме кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен О.Л. Улемнова ( «Казанская графика 1920 – 20-х годов», 2005, Мәскәү), Кривошеева М.Н. («Скульптура Татарстана: истоки, становление, традиции», 2010, Мәскәү), Донина Л.Н. («Татарский костюм в театре: проблемы интерпретации и реконструкции», 2010, Мәскәү), Хисамова Д.Д. («Художественные процессы в монументальной скульптуре Татарстана XX – начала XXI века», 2012, Мәскәү), ВаһаповаФ.Г. («Становление искусства татарской рукописной и печатной книги XVII – начала XX вв: стилистика и символика», 2015, Саранск) кандидатлык диссертацияләре якладылар.

Бүлек Россия сәнгать академиясенең Сынлы сәнгатьләр теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү), С.Г. Строганов исем. Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе, Дәүләт сәнгать белеме институты (Мәскәү), төрки дөнья (Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстан, Алтай Республикасы, Төркия һ.б.) галимнәре белән тыгыз багланышта яши.

Бүлек мөдире

Солтанова Рауза Рифкать кызы 

Хезмәткәрләр:

Әхмәтова Динә Ирек кызы

Газизова Марина Ренат кызы

Москвина Альбина Ренат кызы

Улемнова Ольга Львовна

Шкляева Людмила Михайловна