Ареаль лингвистика бүлеге

Ареаль лингвистика бүлеге (2007нче елга кадәр – тел белеме бүлеге, 2023нче елга кадәр – лексикология һәм диалектология бүлеге) 1939 елда Институт оешканнан бирле эшли.

Үзгәртеп корулардан соң, 2007 елда бүлекнең беренче мөдире итеп филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы М.З.Зәкиев билгеләнә.  2015  елдан бүлекне филология фәннәре докторы О.Р.Хисамов җитәкли.

Хәзерге этапта бүлекнең фәнни һәм фәнни-оештыру эшчәнлеге Татарстан Республикасында фәннең өстенлекле юнәлешләрен үстерүнең дәүләт программаларын үтәүгә юнәлтелгән һәм эш төп өч юнәлеш буенча алып барыла: «Хәзерге татар теле: функциональ һәм структур стратификация проблемалары», «Татар теле һәм аның диалектларын чагыштырма-тарихи өйрәнү», «Татар теле лексикасы һәм фразеологиясе: лингвистиканың хәзерге парадигмаларында лексикографик интерпретация».

«Хәзерге татар теле: функциональ һәм структур стратификация проблемалары»  юнәлеше татар лингвистикасының үсеш проблемаларын системалы һәм комплекслы тикшерүне күздә тота. Төп максат – хәзерге татар теленең формалашу һәм үсеш закончалыкларын ачыклау. Әлеге проект кысаларында бүлектә “Татар грамматикасы” дигән фундаменталь хезмәт эшләнде. 2015-2017 елларда грамматика әлеге өлкәдә фәннең соңгы казанышларын исәпкә алып (татар телендә) яңадан басылып чыкты.

«Татар теленең лексика һәм фразеологиясе: лингвистиканың хәзерге парадигмаларында лексикографик интерпретация» юнәлеше кысаларында берничә фәнни тема эшләнде. «Татар лексикологиясе» дигән фундаменталь хезмәтне (татар телендә) 3 томда эшләү һәм бастыру бу өлкәдә аеруча әһәмияткә ия. Тюркология тарихында беренче мәртәбә татар теленең академик лексикологиясе эшләнде. 2018 елда бу хезмәтнең соңгы өлеше басылып чыкты. Әлеге өч томлык басманың фәнни мөхәррире - филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина.

Әлеге ике проект буенча төрле елларда гомумән Институтның да, тулаем республиканың да лингвистлары эшләде: М.3.Зәкиев, Д.Г.Тумашева, Н.Б.Борһанова, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ә.Ганиев, К.З.Зиннәтуллина, С.М.Ибраһимов, Х.Х.Сәлимов, Ф.Х.Хисамова, К.Р.Галиуллин, Г.Р.Галиуллина, О.Р.Хисамов, Г.С.Хаҗиева-Демирбаш, Г.Ф.Гайнуллина, Л.М.Гыйниятуллина, Э.Ф.Сафина һәм башкалар. Бүлек әлеге проектларның координаторы вазифасын башкарды. Бу проектлар белән филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы М.З. Зәкиев җитәкчелек итте.

Татар теле синтаксисын тикшерү белән бүлектә өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре докторы Л.Г. Хәбибуллина шөгыльләнә.

«Татар теле һәм аның диалектларын чагыштырма-тарихи өйрәнү» юнәлеше кысаларында, беренче чиратта, татар диалектологиясе өлкәсендә тикшеренүләрне билгеләп үтәргә кирәк. Бүлекнең диалектологлары, диалектологик материал җыю һәм классификацияләүне татарларның таралу төбәкләре буенча алып барып, төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып «Татар теленең диалектологик атласы» өчен материал җыюга керешкәннәр. Атласның ике томы 1989 елда басылып чыккан, 2015 елда яңартылган («Атлас татарских народных говоров», изд. 2, доп. и перераб.- Казань: ИЯЛИ, 2015. - 632 б.). Ул Рязань - Әстерхан - Киров - Кемерово квадратын колачлаган территориядә татар диалект теле үзенчәлекләрен чагылдыра һәм татар теленең катлаулы диалект системасы турында сөйли. Атласның практик әһәмияте шунда: ул тел белеме һәм тарих фәненең тарихи юнәлеше проблемаларын хәл иткәндә объектив чыганак булып тора. Атласның электрон варианты да эшләнгән, ул http://atlas.antat.ru сайтында урнаштырылган.

XX гасырның 90 нчы елларында Институт диалектологлары татар лексикасын диалектлар һәм әдәби әсәрләр лексикасы буенча өйрәнә башлыйлар. Татар лексикологиясенең аерым темалары һәм татар лексикасының тематик төркемнәре буенча монографияләр басылып чыга.

Диалектология өлкәсендә бүлектә күп еллар филология фәннәре докторы, профессор Д. Б. Рамазанова, филология фәннәре докторы Ф. С. Баязитова эшләде. Алар дистәләгән төрле монографияләр чыгарды һәм татар диалектологиясенең төрле аспектларына багышланган йөздән артык мәкалә язды. Бу һәм бүлек хезмәткәрләренең башка монографияләре белән биредә танышырга була: http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/.

Бүген бүлек диалектологлары татар теле диалектларын ареаль тикшерү өлкәсендә эшли. Өлкән фәнни хезмәткәр, ф.ф.к. М. Р. Булатова татар теле диалектларында исем сүз төркемнәрен тикшерә. Өлкән фәнни хезмәткәр, ф.ф.к. А. Я. Хөсәинова һәм кече фәнни хезмәткәр А. Ә. Бәдртдинова татар диалектларының фонетик үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре, ф.ф.к. Ә. К. Булатова татар сөйләшләренең лексик үзенчәлекләрен өйрәнә. Тикшеренү өчен материаллар, нигездә, бүлек хезмәткәрләре турыдан-туры катнашкан Институт үткәрә торган комплекслы һәм махсус экспедицияләр вакытында җыела.

«Татар теле һәм аның диалектларын чагыштырма-тарихи тикшерү» юнәлеше кысаларында Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы да эшләнә. Озак еллар бүлектә топонимнарны өйрәнү белән филология фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Гарипова шөгыльләнде. Ул дистәләгән монография һәм бик күп мәкаләләр язды. Бүген тел белеменең бу өлкәсендә бүлек мөдире О.Р.Хисамов эшли. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә ТР топонимнарының электрон каталогы эшләнде.

Татарстан Республикасының географик атамалары каталогы комплекслы сүзлек буларак эшләнгән, ул топонимиканың барлык аспектларын һәм юнәлешләрен эшләүне чагылдыра. Ул аңлатмалы-энциклопедик, тарихи-этимологик һәм норматив-белешмә сүзлек принципларын берләштерә.

Каталогка Татарстан Республикасының барлык географик объектларының исемнәре: ойконимнар, гидронимнар, оронимнар һ. б. керә. Ул яңа һәм иске атамаларны да, шулай ук әлеге объект атамаларының барлык вариантларын да, шул исәптән халык телендә дә, үз эченә ала. Каталог 9000 артык топонимнан тора. Ул биредә урнашкан: http://toponym.antat.ru/ru/news. Бүгенге көндә каталог киңәя, 2023 елдан Россиянең татар топонимнары подкаталогын эшләү башланды.

Бүлек проектларының күпчелеге «2014 - 2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында башкарыла.

Бүлек хезмәткәрләре Институтның тел белеме өлкәсендәге фәнни казанышларын фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда, тематик укуларда һәм күргәзмәләрдә, электрон басмаларда, массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында популярлаштыру һәм пропагандалау белән шөгыльләнә.

Татар лингвистикасының актуаль проблемалары Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия вузлары һәм фәнни учреждениеләре галимнәре белән берлектә хәл ителә.

 

Бүлек мөдире

Хисамов Олег Ришатович

Хезмәткәрләр

Булатова Миннира Рәхимовна

Галиуллин Камил Рәхимович

Галиуллина Гөлшат Рәисовна

Зәкиев Мирфатыйх Зәкиевич

Хәбибуллина Лениза Газинуровна