Валиева_М.

Вәлиева Миләүшә кызы

Гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре

Филология фәннәре кандидаты

Фәнни биография:

югары белем: 1996-2001 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты студенты. Диплом буенча белгечлек: «Татар теле һәм әдәбияты», квалификация: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

аспирантура: 2001-2004 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты аспиранты. Белгечлек: 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары теле (татар теле).

Гыйльми дәрәҗәсе, казанышлары:

 филология фәннәре кандидаты (2007 ел); белгечлек: 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары теле (татар теле).

Диссертация темасы: «Татар хатын-кыз исемнәренә тарихи-лингвистик анализ»; фәнни җитәкче – ф.ф.д., проф. Г.Ф. Саттаров.

 Фәнни тикшеренү өлкәсе татар әдәби теле тарихы; иске татар теле,  XVII – XVIII гасырлар язма истәлекләренең теле, татар теле антропонимикасы.

 Элемтә өчен:

420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12 нче йорт

тел.: 8(843) 590-61-11

 e-mail: miliy21@mail.ru

 РИНЦ тагы профильгә сылтама:

https://elibrary.ru/author_info.asp?isold=1

 Төп фәнни хезмәтләр:

Монографияләр:

Валиева М.З. Татар хатын-кыз исемнәре: тарихи-лингвистик анализ. – Казан: ИЯЛИ, 2011. – 260 с.

Валиева М.З. ХХ гасыр ахыры – ХХ1 гасыр башы сүзлекләре // Татар лексикологиясе: өч томда / проект җитәкчесе М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – Т.III. 2 кис. – 143 – 169 б.

Татар әдәби теле (XIII – XX йөз башы) / И.Б. Бәширова, М.З. Вәлиева, Г.Ф. Гайнуллина, Х.Х. Кузьмина. – Казан: ТӘһСИ, 2019. – III т.: Лексика. Лексик-семантик категорияләрнең инвариант-парадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. – Беренче кисәк.. –528 б.

Татар әдәби теле (XIII – XX йөз башы) / И.Б. Бәширова, М.З. Вәлиева, Р.Ф. Мирхәев. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – III т.: Лексика. Лексик-семантик категорияләрнең инвариант-парадигма үзенчәлеге һәм контекстуаль-синтагматик мөмкинлекләре: язма традицияләр, норма һәм вариантлылык. – Икенче кисәк.. – 588 б.

 Җыентыклар (2018-2023 еллар):

Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары. – Төзүче М.З. Валиева. – 2 нче басма. – Казан, 2021. – 384 б.