Миннуллин Б. Книга тат

Миннуллин Б. Книга тат 28.10.2020
   Шушы көннәрдә филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллинның «ХХ гасыр башы татар газетасының жанр-стилистик дифференциациясе» дип аталган монографиясе дөнья күрде.
  ХХ гасыр башы – татар халкы тарихында милли үзаңның үсүе белән аерылып торган үзенчәлекле чор. Татар вакытлы матбугатының нәкъ шул елларда барлыкка килүе дә илдә барган үзгәрешләрнең закончалыклы нәтиҗәсе булып тора. Бу вакыттагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади вазгыять шулай ук газета текстларының лексик-грамматик үзенчәлекләрендә дә чагылыш тапмый калмый.
  «ХХ гасыр башы татар газетасының жанр-стилистик дифференциациясе» дип аталган монографиянең максаты – узган гасыр башында гарәп графикасында нәшер ителгән татар матбугаты текстларының структур-композицион һәм лексик-стилистик төзелешен фәнни яктан анализлау. Хезмәттә әдәби тел кулланышының гомумтеоретик мәсьәләләре дә, «газета теле» һәм «публицистик стиль» терминнарына мөнәсәбәтле сораулар да күтәрелә. Татар вакытлы матбугатының барлыкка килүенә һәм аның бу чорда әдәби тел нормаларын формалаштырудагы роленә аерым игътибар бирелә.
   Монографиядә газета текстларының структур-композицион һәм лексик-стилистик төзелеше принциплары аларның жанр дифференциациясеннән чыгып билгеләнә. Бу максаттан автор тарафыннан «Борһане тәрәкъкый», «Вакыт» һәм «Кояш» газеталарында басылган материаллар нигезендә 1905–1917 елларда татар вакытлы матбугаты текстларында урын алган жанрлар системасы тикшерелә, жанрлар һәм жанр төркемнәре турында статистик белешмә китерелә. Алга таба мәгълүмати, аналитик һәм әдәби-публицистик жанрларга караган текстлар фәнни яктан тикшерелеп, аларның структур-композицион төзелеш үзенчәлекләре билгеләнә.
   Китап филологларга, тел галимнәренә, укытучыларга, аспирантларга, студентларга һәм киң катлам укучыларга адреслана.

Возврат к списку