UltraFest IX-тат

UltraFest IX-тат 30.10.2020
    2020 елның 21–24 октябрендә Блумингтон шәһәренең Индиана университетында (АКШ) тел һәм сөйләмне ультратавыш нигезендә тикшерүләр буенча UltraFest IX онлайн-конференциясе узды.
   Конференция кысаларында Суортмор шәһәре көллиятенең (Пенсильвания шт., АКШ) лингвистика бүлеге профессоры Джонатан Норт Вашингтон җитәкчелегендә Мәскәү, Новосибирск, Томск, Казан галимнәре: А.В.Дыбо, З.К. Тарковская, В.С. Мальцева, М. Зимин, Н.С. Уртегешев, Т.Р. Рыжикова, Д.М. Токмашев, В.М. Лемская, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлегенең кече фәнни хезмәткәре А.Ә.Бәдртдинова «An ultrasound study of dorsal stops in Tatar and Qumuq» («Татар һәм комык телләренең дорсаль йомык авазларын ультратавыш нигезендә тикшерү») темасына фәнни доклад тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәт «Көньяк Себер халыкларының артикулятор фонетикасы: заманча эксперименталь база» Халыкара фәнни-белем бирү семинары кысаларында үткәрелгән тәҗрибә нәтиҗәләре буенча әзерләнде. Эксперимент 2019 елның 28 сентябреннән 1 октябренә кадәр Томск дәүләт милли-тикшеренү университеты филология факультетының лингвистик антропология лабораториясендә уздырылды.
   Конференциядә татар, комык һәм башка төрки телләрнең фонетикаларын ультратавыш нигезендә тикшерүне дәвам итү турында карар кабул ителде. Бу максаттан диалектологларның элекке язмаларын куллану һәм күпсанлы яңа сораштырулар уздыру күздә тотыла.
      

Возврат к списку