Татарстан Республикасы суд эшчәнлегендә татар телен куллануның актуаль мәсьәләләре

Татарстан Республикасы суд эшчәнлегендә татар телен куллануның актуаль мәсьәләләре 18.11.2020
  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһированың «Татарстан Республикасы суд эшчәнлегендә татар телен куллануның актуаль мәсьәләләре» төбәк фәнни-гамәли түгәрәк өстәлендә ясаган чыгышы юридик тәҗрибәдә татар әдәби теле нормаларын үтәү үзенчәлекләренә һәм аларны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. 
  Әлеге чара 12 ноябрьдә үткәрелде: төп докладчылар, шул исәптән Ф.И. Таһирова, түгәрәк өстәл эшендә турыдан-туры катнашса, башкалар онлайн-трансляция кысаларында дистанцион рәвештә эшләде. Түгәрәк өстәл Россия дәүләт гадел хөкем университеты тарафыннан оештырылды.  
  Аның эшендә төрле дәрәҗәдәге судлар, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, прокуратура вәкилләре, шулай ук югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәр катнашты.

Возврат к списку