ASEEES Халыкара конференциясе

ASEEES Халыкара конференциясе 19.11.2020
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.М. Ахунов Вашингтонда Славян, Көнчыгыш Европа һәм Евразия тикшеренүләре ассоциациясе (ASEEES) тарафыннан оештырылган Халыкара конференциядә катнашты.
   Ул «Managing Anxiety and Keeping the Faith : Islam and Muslims in Urban Settings in Tatarstan and Bashkortostan, Russia» («Билгесезлек (тревога, неопределённость) белән идарә итү теориясе һәм динне саклап калу: Татарстанда һәм Башкортстанда шәһәр шартларында ислам һәм мөселманнар») секциясе кысаларында «Happy New Year!”?: The secular and religious in urban spaces of Tatarstan» («Яңа ел бәйрәме белән!»? Татарстанда шәһәр шартларында дөньяви һәм дини кыйммәтләр турында дискуссияләр») темасына доклад ясады. Чыгыш халыкның динилеге көчәю шартларында дөньяви бәйрәмнәр белән беррәттән, халык бәйрәмнәренең һәм гореф-гадәтләрнең дә дингә туры килү-килмәве турында дискуссияләр барган чор шартларындагы вазгыятне өйрәнүгә багышланган иде.
    Мөселман белгечләре һәрдаим ислам диненең алдынлыгын, заман таләпләренә җавап бирә алуын ассызыклый. Мәсәлән, төньякка күчә барып, ислам төрки халыкларның милли үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен исәпкә алырга, хәтта кайвакыт чыгармалар ясарга мәҗбүр була. Дөньяви һәм дини күренешләр арасындагы чик кайда урнашкан? А.М. Ахунов үзенең чыгышында әлеге мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрен җиткерде.
    Өч меңнән артык әгъзаны берләштергән ASEEES Славян, Көнчыгыш Европа һәм Евразия тикшеренүләре өлкәсендә дөньядагы иң зур фәнни берләшмә санала. Төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен, гадәттә, әлеге конференция мәйданчыкларында 2500ләп эксперт җыела. Агымдагы елда пандемиягә бәйле рәвештә форум онлайн-форматта оештырылды.
  

Возврат к списку