Иделем акчарлагы tat

18.11.2020
   «Иделем акчарлагы» яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау этабы башланды – бу уңайдан 16 ноябрьдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының конференц-залында журналистлар белән очрашу булды. Жюри әгъзасы буларак инде 15 ел катнашып килүче Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов, чарада чыгыш ясап, иҗат бәйгесе оештыруның әһәмияте, катнашучылар белән мастер-класслар үткәрү турында фикерләре белән уртаклашты.
   Ул шулай ук конкурсантларның иҗаты турында сөйләшүнең, әсәрләргә анализ ясауның ике як өчен дә кирәкле булуын, яшь авторлар күңеленә өмет-ышану, иҗатка омтылыш салынуын билгеләп үтте.
   Очрашу Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршында эшләп килүче «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган иде.
   Татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен «Иделем акчарлагы» бәйгесе 2000 елдан бирле үткәрелә. Быел ул үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.

Возврат к списку