Фәүзия Гыйззәтулла кызы һәм Электрон Федорович Чиспияковлар истәлегенә

Фәүзия Гыйззәтулла кызы һәм Электрон Федорович Чиспияковлар истәлегенә 03.12.2020
   19–20 ноябрьдә Новокузнецкида узган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция язмышлары Казан белән бәйле галимнәр һәм педагоглар Фәүзия Гыйззәтулла кызы һәм Электрон Федорович Чиспияковлар истәлегенә багышланган иде.
   Аның эшендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинова да катнашты һәм татар теле диалектлары фонетикасындагы тикшеренүләрнең актуальлеге турында доклад ясады. Аның чыгышы Татарстан Республикасының Азнакай районына оештырылган экспедиция һәм бу җирлектә яшәүче татарлар сөйләмендә (урта диалектның Минзәлә сөйләше) сузык авазларның фарингальләшүенә багышланган иде.
   Конференцияне Кемерово дәүләт университетының Новокузнецк филиалы уздырды. Аның оештыручылары арасында Ф.М. Достоевский әдәби-мемориаль музее һәм Н.В. Гоголь исемендәге Новокузнецк үзәк китапханәсе дә бар иде.
  Чарада Белоруссия, Казакъстан, Польша, Кытайдан һәм Россиянең Новокузнецк, Кемерово, Новосибирск, Абакан, Мәскәү, Казан, Петрозаводск һ.б. шәһәрләреннән алтмыштан артык галим, укытучы, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәре катнашты.
   Конференция турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://xn--400-eddplucwdhb0e2b.xn--p1ai/news/931-o-jazyke-kulture-i-etnose--kraevedcheskie-dominanty-nauchnyh-chtenij-pamjati-e--f--chispijakova-i-f--g--chispijakovoj.html).
  Белешмә өчен:
  Электрон Федорович Чиспияков (1930–1989) һәм Фәүзия Гыйззәтулла кызы Чиспиякова (1934–2009) – лингвистиканы, аерым алганда тюркологияне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, үз тормышларын педагогикага һәм телләр укытуга багышлаган галимнәр.

     

Возврат к списку