Яңа буын уку-укыту комплектлары

03.12.2020
    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән, республика мәктәпләрендә инде апробация узган «Туган тел (татар теле)» фәне буенча башлангыч сыйныфлар өчен уку-укыту комплектлары (УМК) алдагы уку елында гамәлгә кертеләчәк. 1нче сыйныф өчен дәреслекләр бастырылган, 2–4нче сыйныфлар өчен – нәшриятка тапшырылган; урта сыйныф укучылары өчен дә уку-укыту комплекты эшләнелә. Бу хакта институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов «Татарстан Яңа Гасыр» каналында чыгып килүче «Адымнар» йомгаклау программасы корреспондентына сөйләде.
   Яңа буын комплектлары «2014–2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында әзерләнә. Дәреслекләр беренче чиратта укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән, шул ук вакытта аларда грамматик материалга да урын бирелгән.
   «Адымнар» программасының республика мәктәпләрендә татар телен укытуга заманча карашлар турындагы сюжеты белән (28 ноябрь чыгарылышы) түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/adymnar/#.

Возврат к списку