ХХ–ХХІ гасырларда милли әдәбиятларның жанр-стилистик үсеше

ХХ–ХХІ гасырларда милли әдәбиятларның жанр-стилистик үсеше 07.12.2020
  Тарихи рәвештә формалашып, даими үсеп-үзгәреп торучы «жанр» төшенчәсе – һәрвакыт әдәбият белгечләренең бәхәс үзәгендә. 4 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә онлайн-форматта узган «ХХ–ХХІ гасырларда милли әдәбиятларның жанр-стилистик үсеше» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар әлеге теманың хәзерге заманда аеруча актуаль булуын билгеләп үттеләр. Конференциянең төп оештыручысы булып Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
    Конференция эшендә Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Россия Федерациясе республикалары (Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий-Эл, Мордва, Чувашия Республикасы) галимнәре, шулай ук югары уку йортлары укытучылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Конференцияне ачып, аның катнашучыларын Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сәламләделәр.
   Сәламләү сүзләре һәм милли әдәбиятларның жанр-стилистик үсешенең төрле аспектларына багышланган докладлар белән конференциядә Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе вице-президенты Габбибейли Иса Акпер оглы, Кыргыз Республикасы Милли Фәннәр академиясе Ч.Айтматов ис. Тел һәм әдәбият институтының кыргыз әдәбияты кафедрасы мөдире Ыйсаева Нурзина Токтарбәк кызы, Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университетының казакъ әдәбияты кафедрасы мөдире Кеменгер Кайырбек Ризабекулы, Уфа федераль тикшеренү үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре Хөббитдинова Нәркәс Әхмәт кызы, М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Хәлиуллина Альбина Габит кызы, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Кириллова Ирина Юрьевна, Россия Фәннәр академиясе Урал бүлеге Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Арзамазов Алексей Андреевич, С.С. Суразаков исем. Алтаистика фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Дедина Маргарита Сергеевна һәм башкалар чыгыш ясады. Докладларда жанр һәм стильләр теориясендә яңалыклар; әдәби жанрлар һәм стильләр үсеше һәм үзгәреше; милли әдәбиятларда жанр-стиль эзләнүләре; ХХІ гасыр әдәбиятында жанр үзгәрешләре; кануни һәм кануни булмаган жанрлар һәм аларның эволюциясе; ХХ гасыр азагы – ХХ йөз башы әдәбиятында автор жанр стратегияләре һ.б. проблемалар күтәрелде.
   Быелгы конференция – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Россиядә һәм якын чит илләрдәге тикшеренүчеләрне үзара берләштерү, фикердәшләр мохитен булдыру максатыннан гамәлгә ашырыла торган «Милли әдәбиятлар: тикшеренү юнәлешләре һәм аларның гамәли чагылышы» проекты кысаларында узган икенче чара. Беренчесе – «Хәзерге этапта милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына түгәрәк өстәл 2019 елда оештырылган иде. Аның нәтиҗәләре буенча шул ук исемдәге фәнни мәкаләләр җыентыгы нәшер ителде – ул үз чиратында институтның милли әдәбиятлар проблемалары буенча фәнни басмалар сериясенә нигез салды. Икенче җыентыкта хәзерге конференциягә әзерлек барышында килгән 50 гә якын доклад тупланган.
   Оештыручылар конференция эшендә катнашкан һәм икенче җыентык өчен үз мәкаләләрен җибәргән барлык галимнәргә рәхмәтләрен белдерәләр һәм аларның материаллары әдәбият белемендәге катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләрдә уртак бер фикергә килеп, милли әдәбиятлар өлкәсендәге яңадан-яңа фәнни тикшеренүләргә этәргеч булыр дип өметләнәләр.

     

Возврат к списку