Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр
17.12.2020
1–4 декабрьдә Казанда «Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр» дип аталган уку-укыту семинары узды. Чараның төп максаты – декоратив-гамәли сәнгатьнең һәм халык кәсепләренең традицион төрләрен популярлаштыру, глобальләшү шартларында аларны үстерү юлларын эзләү. Семинарны оештыручыларның берсе булып, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге белән беррәттән, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
Семинар Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә һәм Ислам мәдәнияте музеенда әлеге өлкәдәге әйдәп баручы белгечләр, йон, таш, агач, металлны эшкәртү, шулай ук чигү буенча һөнәри осталар катнашында үтте. Лекцияләр белән сәнгать фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова, сәнгать фәннәре кандидаты, әлеге бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Венер Усманов чыгыш ясады.
Чара кысаларында республиканың әйдәп баручы рәссамнары Ринат Әхмәтов, Нәҗип Нәккаш, Луиза Фәсхетдинова, Элфира Нигъмәтуллина, Ольга Смирнова, Әлфия Артемьева мастер-класслар уздырдылар.
Семинарда катнашучылар өчен Ислам мәдәнияте музее, Татар шамаиле галереясы, шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе заллары буенча экскурсияләр үткәрелде.

