Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты
18.12.2020
Коронавирус пандемиясе тормышыбызның күп кенә өлкәләренә төзәтмәләр кертте. Күренекле казакъ шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай (Ибраһим) Кунанбаевның тууына 175 ел тулуга багышланган «Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» Халыкара конференциясен дә онлайн формада үткәрергә туры килде – ул 14 декабрьдә төрки дөнья галимнәре, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар катнашында узды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залына килгән катнашучыларны милли киемдәге кызлар каршы алды, казакъ музыка уен коралы – домбра яңгырады.
Конференцияне ачып, Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов Казакъстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Е.К. Кошербаевка, Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ж.А. Мурзалинга, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты ректоры академик Е.Б. Сыдыковка һәм әлеге чараны әзерләүдә катнашкан башка оешмаларга зур рәхмәтләрен белдерде. Ул катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Галимнәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде, ул конференциянең нәкъ менә Казанда үтүенең символик мәгънәгә ия булуын, безнең халыкларның дустанә мөнәсәбәтләре турында сөйләвен аерым билгеләп үтте. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән шулай ук Казакъстан Республикасы Дәүләт секретаре Крымбәк Кушарбаев, Казакъстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты директоры Ерлан Сыдыков, Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең беренче вице-президенты, Низами Гәнҗәви исемендәге әдәбият институты директоры Иса Габиббейли, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклор институты директоры Низомиддин Мәхмүдов, Отандастар фонды вице-президенты Магауия Сарбасов, Татарстан Республикасында «Казахстан» милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйть Джаксыбаев мөрәҗәгать итте.
Мәгърифәтчелек проблемасы, татар мәгърифәтчелек хәрәкәтен өйрәнү Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының һәрдаим игътибар үзәгендә булды. ТӘһСИнең директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин үзенең пленар утырышта ясаган докладында «мәгърифәтчелек» терминын гамәлгә кертү, аны татар халкының тарихи үсешендә мөстәкыйль этап буларак өйрәнүнең институтны оештыру, аның Латыйф Җәләй, Мөхәммәт Зәйнуллин, Камил Фасеев, Яхъя Абдуллин кебек күренекле галимнәре һәм башка фәнни хезмәткәрләре эшчәнлеге белән бәйле булуын ассызыклады.
Төрки халыклар мәдәниятендә мәгърифәтчелек парадигмасы формалашу; төрки әдәбиятларда мәгърифәтчелек тенденцияләре: типологик бергәлек һәм милли үзенчәлек; төрки телле милли әдәбиятларны үстерүдә җәдитчелекнең роле; төрки халыкларда мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда кулъязма һәм басма китапның әһәмияте; төрки халыкларда мәгърифәтчелекне үстерүдә Казан университеты һәм татар мәдрәсәләренең роле; төрки әдәби багланышлары контекстында Абай иҗаты; төрки телле әдәби тәрҗемәләрдә Абай; төрки телле халыклар әдәбиятында һәм тәнкыйтендә Абай образы һ.б. – бу мәсьәләләр пленар утырышта филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторлары, КФУ профессорлары Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, Л. Гумилев исемендәге Евразия университеты профессоры Сеит Каскабасов, философия фәннәре докторы, Евразия милли университеты профессоры Гарифолла Есим, филология фәннәре докторы, Кулъязмалар институты директоры урынбасары Паша Керимов, филология фәннәре докторы, Чуваш дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов, филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Урал бүлеге Удмурт федераль тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Алексей Арзамасовларның алдагы докладларында чагылыш тапты.
Аерым чыгышларда киләчәктә татар һәм казакъ галимнәре уртак тормышка ашырырдай проектлар турында конкрет тәкъдимнәр һәм темалар яңгырады. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов үз чиратында бүгенге элемтәләребезне югары бәяләвен һәм Казакъстан белән Татарстан арасындагы фәнни, мәдәни һәм мәгариф бәйләнешләренең алга таба да уңышлы үсешенә ышанычын белдерде.
