«Театраль роман-2020» премиясе
25.12.2020
«Театраль роман-2020» премиясе лауреатлары игълан ителде
Россиянең халык артисты, «Сатирикон» театрының сәнгать җитәкчесе Константин Райкин җитәкчелегендәге жюри «Театраль роман-2020» премиясе лауреатларын игълан итте. Алар арасында сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова да бар: «Сценография татарского театра: основные этапы, закономерности развития (ХХ – нач. ХХI в.)» (Казань: ИД "Казанская недвижимость", 2019. 592с.) китабы өчен.
Р. Солтанованың монографиясе – тикшеренү предметы да, ул методологиясе актуаль булган эшләр төренә карый. Татар театры сценографиясенең үсеш закончалыкларын мәдәният тарихы, этник, дини процесслар һәм мәдәни багланышлар контекстында өйрәнү сәнгать фәнен яңача тулыландыра. Автор, төрле сәнгать мәктәпләренә һәм юнәлешләренә караган театр-декорация сәнгате осталарының иҗатын өйрәнеп, төрле тарихи этапларда (ХХ гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр) әлеге сәнгатьнең төп закончалыкларын һәм үсеш тенденцияләрен билгели. Гомумән алганда, әлеге хезмәт – татар театры сценографиясен комплекслы өйрәнү юнәлешендәге беренче фәнни эш.
Р.Солтанованың эшен бәяләп, жюри әгъзасы Дмитрий Трубочкин: «Бу китапны тәкъдим итү – минем өчен зур шатлык. Әлеге басма ярдәмендә без тәүге тапкыр театр сценографиясен әһәмиятле фәнни, сәнгати караш феномены буларак күзаллый алдык. Татар театрының, кайбер башка милли театрлар кебек үк, чагыштырмача кыска вакыт эчендә – ХХ гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр – Европа, Көнчыгыш мирасын үзләштерү юлында зур адым ясаганын күрдек... » – дип белдерде.
«Театраль роман» премиясе 2014 елда гамәлгә керде. Проектның максаты – театр турындагы хезмәтләрнең иҗтимагый әһәмиятен арттыру, аларга карата киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уяту, авторларын бәяләү, театр хакында китаплар бастыру һәм тарату белән шөгыльләнә торган нәшриятларның һәм фондларның абруен күтәрү.
Театр белгечләре Марина Тимашева, Марина Токарева, Елена Дунаева, Николай Песочинский, А.А. Бахрушин исем. Дәүләт үзәк театр музееның генераль директоры Дмитрий Родионов составындагы эксперт советы илнең барлык төбәкләреннән килгән 138 басманы карап бәяләде. Катнашучыларның лонг-листына (зур исемлегенә) театр турында 22 басма авторы, шорт-листка (кыска исемлеккә) 10 номинант үткән иде.
Премияне тапшыру тантанасы 2021 елның гыйнвар ахырында Мәскәүдә узачак.
