«Таяну ноктасы» программасының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чыгарылышы

13.01.2021
    Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин «Татарстан – Яңа гасыр» каналында чыгып килүче «Таяну ноктасы» программасының 2021 елда республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чираттагы чыгарылышында катнашты.
    Мәгариф өлкәсендә кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә күпмилләтле Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү проблемасы соңгы вакытта аеруча актуальләште. Узган ел республикабызда татар телен үстерүгә кагылышлы мөһим карарлар кабул ителде: Татар халкының үсеш стратегиясе расланды, Татарстан Республикасы Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе төзелде, Президент Рөстәм Миңнеханов указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Болар барысы да мөһим мәсьәләдә «боз кузгалуын күрсәтүче чаралармы»? Республикада дәүләт телләренең паритетлы кулланылуын тәэмин итү механизмы нинди? Туган телләрне саклау һәм үстерүдә таяну ноктасы булып ни тора? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны алып баручы Алмаз Гафиятов белән «Таяну ноктасы» программасында катнашучылар эзләде.
    Сюжет белән тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/.

Возврат к списку