Ф.З. Яхин юбилее
20.01.2021
Бу көннәрдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фәрит Яхин 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Танылган әдәбият белгече, шагыйрь, прозаик Фәрит Яхинның хезмәт биографиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз бәйле. 1983 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, ул СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Соңрак, 1986–1992 елларда, шул ук институтта фәнни хезмәткәр буларак эшен дәвам итә, борынгы татар әдәбияты һәйкәлләрен, кулъязма һәм басма китапларны, XX гасыр башындагы татар эпик поэзиясен өйрәнү буенча зур фәнни-тикшеренү эше алып бара. 1988 елда – татар әдәбияты һәм журналистика тарихыннан кандидатлык диссертациясен, 2000 елда – «Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология» темасына докторлык диссертациясен яклый. Аннан соңгы елларда Фәрит Зәкиҗан улы Казан шәһәрендә Г.Тукай әдәби музее директоры (1993–1999 еллар), Татар дәүләт гуманитар институтының әдәбият белеме кафедрасы мөдире (1999–2005 еллар) булып эшли; 2005–2015 елларда ул – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профессоры. 2015 елдан үзенең эшчәнлеген кабат Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дәвам итә.
Бүген Фәрит Зәкиҗан улы үзенең хезмәттәшләре белән бергә татар әдәбияты тарихын комплекслы өйрәнү, жанрлар формалашу һәм үсү үзенчәлекләрен тикшерү, әдәбият тарихын һәм аерым язучыларның иҗатын яктыртуда «ак таплар»ны бетерү өстендә зур эш алып бара. Ул – күп кенә монографияләр, фәнни мәкаләләр, шигъри һәм проза әсәрләре җыентыклары авторы. 60 яшьлек юбилее көннәрендә Г. Ибрагимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Ф. Яхинның «Әдәби сүз хакы» җыентыгы дөнья күрде.
Галимнең юбилее аның туган ягы – Татарстан Республикасы Сарман районында да игътибарсыз калмады. Сарман районы Үзәкләштерелгән китапханәсе «Фәрит Яхинны укыйбыз» исемле интернет-бәйге игълан итте. Жюри составында Фәрит Яхин үзе дә катнашты, бәйгегә йомгак галимнең юбилеена багышланган чарада ясалачак.
14 гыйнварда «Россия – Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә республика тормышында мөһим вакыйгалар, юбилей даталары белән даими таныштырып торучы «Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруында Фәрит Яхинның тормышы, иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турындагы сюжет чыкты. Аның белән тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://trt-tv.ru/tat/sluzhba-nacionalnogo-veshhaniya/izhat/h-erle-k-n-tatarstan-14-01-21/
