Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе

22.01.2021
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Актаныш районы төзелүгә 90 ел, Актаныш авылына нигез салынуга 310 ел тулуга багышланган «Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм бүгенгесе» исемле Төбәгара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
   Чара Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры урынбасары Олег Хисамовның катнашучыларны сәламләү сүзе белән башланып китте.
   Көнчыгыш Кама аръягы төбәгендә халыкның тел, гореф-гадәтләре, сәнгать, мәдәният үзенчәлекләре һәрдаим ТӘһСИнең игътибар үзәгендә булды – әлеге районнарга институт тарафыннан фәнни комплекслы экспедицияләр оештырылды, аларның нәтиҗәләре җентекле анализланып, гомумиләштерелеп, фәнни журналларда, китапларда дөнья күрә килә. Филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең фәнни хезмәткәре Әлфия Булатованың конференциядәге чыгышы да шушы экспедицияләргә, ә филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закированың доклады Тел, әдәбият һәм тарих институтының Актаныш районына 1948 елда үткәрелгән экспедиция нәтиҗәләренә багышланган иде.
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов үзенең чыгышында татар теленең үсеше һәм диалектология мәсьәләләренә тукталды. Ул җирле сөйләштә кайбер тел белгечләре тарафыннан башкорт теленә карый дип билгеләнгән күп кенә күренешләрнең чынлыкта татар телендә дә булуын ассызыклап үтте.
   Сәнгать белеме докторы, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова Актаныш районының традицион кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгате, филология фәннәре докторы Фәрит Йосыпов – Минзәлә сөйләшенең формалашу һәм өйрәнелү тарихы, филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова Актаныш районы территориясендәге Минзәлә сөйләшенең консонант системасындагы фонетик үзенчәлекләр турында сөйләде.
   Конференция эшендә институтның түбәндәге хезмәткәрләре дә катнашты: тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева («Минзәлә районы татарларындагы йорт төзелешендә уеп ясалган бизәкләрнең үзенчәлекләре турында (2017 елгы экспедиция нәтиҗәләре буенча»), шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Алсу Борһанова ("Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы татарлары көнкүрешендә челтәр бәйләү үзенчәлекләре»), филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова («1920–1930 еллар татар прозасында Агыйдел хронотобы бирелеше»), лексикология һәм диалектология бүлеге аспиранты Инзилә Гаттарова («Татар авылы микротопонимиясе (Татарстан Республикасы Актаныш районы Табанлы Күл авылы материалында)», филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллина («А.Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» драмасында заман һәм герой концепциясе»); филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина («Марсель Галиев иҗатында туган як темасы: образлар, мотивлар һәм поэтика»); филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева («Фоат Садриев прозасында туган як һәм яшәү фәлсәфәсе»).
   Конференциядә шулай ук филология фәннәре кандидаты, театр һәм музыка бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова («Актер великих страстей: Мухтар Мутин»), филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина («Мәхәббәтле шигърият: Ленар Шәех шигъриятенә бер караш») чыгыш ясады.
   Конференциядә, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләреннән тыш, Татарстанның һәм күрше Башкортстанның әйдәп баручы тарихчылары, археологлары, язучылар, журналистлар, туган якны өйрәнүчеләр, шулай ук гомуми белем бирү оешмалары укытучылары катнашты.

Возврат к списку