Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы
22.01.2021
Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылы тарихы язма чыганакларда
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы» китабы (Казан: ТӘһСИ, 2020. – 208 б.) дөнья күрде.
Башкортстан Республикасы Стәрлебаш авылында XIХ–XX гасырларга нисбәтле өч йөздән артык гарәп язулы ташъязма истәлек сакланып калган. Әлеге эпиграфик һәйкәлләрнең күбесе бу төбәкнең хәттатлары һәм ташка язучы осталар тарафыннан эшләнгән. Китапта Стәрлебаш авылы тарихына бәйле 148 ташъязма истәлекнең текстлары, фото һәм график сурәтләре туплап бирелде. Хезмәт Идел – Урал төбәге тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, гомумән татар халкының тарихи үткәне белән кызыксынучы укучылар өчен тәкъдим ителә.
