«Татар тел белеме: Минзәлә сөйләше нәрсә ул?»

«Татар тел белеме: Минзәлә сөйләше нәрсә ул?» 26.01.2021
«Татар тел белеме: Минзәлә сөйләше нәрсә ул?»
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамовның шул исемдәге мәкаләсе «Миллиард.татар» сайтында дөнья күрде.
   Татар тел белеменең мөстәкыйль тармакларыннан берсе булган татар диалектологиясе гасырга якын үсеш дәверендә зур уңышларга иреште. Төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып, 838 торак пунктны үз эченә алган «Татар теле сөйләшләренең атласы» төзелде, шул рәвешле, төрки телләрнең лингвистик географиясенә һәм ареаль лингвистикасына нигез салынды. Шулай ук бу эш барышында, татар сөйләшләрен монографик өйрәнү өчен, кыйммәтле мәгълүмат тупланды.
   Татар телен һәм аның диалектларын өйрәнү тарихына күзәтү ясап, Олег Хисамов татар диалектологиясенең төп темаларыннан берсенә багышланган әлеге мәкаләсендә төрки галимнәрнең бердәм фикерен китерә: барлык татар диалектларының (урта диалект, мишәр диалекты, Себер татарлары диалекты) нигезендә борынгы кыпчак теле ята; Минзәлә сөйләше татар теленең урта диалектына керә һәм татар әдәби теленә бик якын тора.
    Олег Хисамовның мәкаләсе белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://milliard.tatar/news/menzelinskii-govor-blizok-k-tatarskomu-literaturnomu-yazyku-94.

Возврат к списку