"Татарстан-Яңа гасыр" каналында - ТӘҺСИнең фәнни экспедицияләре турында

30.01.2021
   2021 елның 18 гыйнварында «Татарстан – яңа гасыр» телеканалындагы «Манзара» тапшыруы сюжетларының берсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы фәнни экспедицияләренә багышланган иде. Чыгарылышта, Россия Федерациясе төбәкләренә уздырылган экспедицияләр составында даими эшләп килүче галим буларак, сәнгать фәннәре кандидаты, театр һәм музыка бүлеге мөдире Эльмира Галимова катнашты. Ул үзенең «Пермь татарларының традицион-музыкаль мәдәнияте» монографиясе (Галимова Э. М. Традиционная музыкальная культура пермских татар. – 2-е изд. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 328 с.) һәм институт хезмәткәрләренең Пермь краена комплекслы экспедициясе нәтиҗәләре нигезәндә әзерләнгән «Милли-мәдәни мирас: Пермь» (Милли-мәдәни мирасыбыз: Пермь. – Казан, 2021. – 328 б.) китабы турында сөйләде.
    Сюжетны түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tnv.ru/tv- projects-item/manzara/.

Возврат к списку