"Әдәби сүз хакы» җыентыгы дөнья күрде

"Әдәби сүз хакы» җыентыгы дөнья күрде 29.01.2021
     Филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхинның «Әдәби сүз хакы» (Яхин Ф.З. Әдәби сүз хакы. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – 400 б.) исемле җыентыгы дөнья күрде.
    Әдәбият мәсьәләләренә багышланган әлеге китапта татар әдипләренең иҗат үзенчәлекләре өйрәнелә һәм бәя бирелә, аерым мәкаләләрдә галимнең иҗтимагый тормышка һәм сәнгатькә бәйле уйланулары әдәбият белеме һәм әдәби-тәнкыйть, фәнни-тәнкыйди караш кысаларында тәкъдим ителә.
    Җыентык Ф.З. Яхинның 60 яшьлек юбилеена мөнәсәбәтле дөнья күрде. Анда авторның төрле елларда язылган мәкаләләре урын алды.

Возврат к списку