«Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясе

10.02.2021
   Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М.Закирҗанов 6 февральдә, Россия фәне көне алдыннан, мәктәп укучыларының Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә узган республикакүләм «Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясендә катнашты.
   Чараның төп максаты – интеллектуаль һәм иҗади сәләтле балаларны ачыклау, рухи-әхлакый, гражданлык тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән эшчәнлек аша аларның иҗади, танып-белү һәм интеллектуаль инициативаларын активлаштыру.
   Укучылар һәм укытучылар алдында чыгыш ясап, Әлфәт Закирҗанов фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге үзенчәлекләре, шулай ук татар әдәбияты буенча рефератлар язу методикасы, балаларны интеллектуаль хезмәткә, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү ысуллары турында сөйләде.

Возврат к списку