«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы чыкты

12.02.2021
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография хезмәткәрләре төзегән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче басмасы – тулыландырылган һәм төзәтелгән беренче һәм икенче томнары – Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
   Татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге – күләме һәм эчтәлеге белән мондый төр сүзлекләрнең иң тулысы. Сүзлекнең беренче басмасы 2015 елда чыга башлады. Бүгенге көндә аның биш томы дөнья күрде.
    Сүзлекнең яңа басмасы сүз байлыгының даими үзгәреп торуына бәйле рәвештә һәм әлеге фундаменталь хезмәтне киң җәмәгатьчелеккә тагын да зуррак тиражда җиткерү максаты белән әзерләнде. Аңлатмалы сүзлекнең икенче басмасында күп кенә аңлатмалар кабат күздән кичерелеп редакцияләнде, кайбер сүзләрнең яңа мәгънәләре (акча, былбыл, вәзир һ.б.) һәм беренче басмага керми калган, соңгы елларда активлашкан дистәләгән яңа берәмлек (аккаунт, баннер, верчур, дәмләмә, дәф, җәзвә, икмәкханә, ияклек, йолгын һ.б.) өстәлде, иллюстратив материал баетылды, стилистик характеристикаларга төгәллек кертелде.
    Сүзлекнең I һәм II томнарын төзүче төп авторлар: Ф.И. Таһирова, И.И. Сабитова, Э.И. Сафина, Ф.Ф. Гаффарова, О.Н. Галимова һ.б.
    Фәнни редакторлар: Ф.Ф .Гаффарова, Г.Г. Саберова, Ф.И. Таһирова.
    Икенче басманың җаваплы редакторы: Р.Т. Сәфәров.
   Сүзлекнең I һәм II томнарының яңа басмасын әзерләү лексикография бүлеге мөдире Р.Т. Сәфәров җитәкчелегендә бүлек хезмәткәрләре О.Н. Галимова, И.И. Сабитова, Э.И. Сафина, Ф.И. Таһирова катнашында башкарылды.

Возврат к списку